Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллы юллары сыйфаты буенча Россиянең "кара исемлеге"нә эләккән

Чаллы мәктәп һәм хастаханәләр янындагы юлларның сыйфаты буенча "кара исемлек"кә эләккән. Шул хактагы нәтиҗәне Гомумроссия халык фронты белгечләре чыгарган. Алар ярты ел дәвамында Россиянең 120 шәһәрен...


Чаллы мәктәп һәм хастаханәләр янындагы юлларның сыйфаты буенча "кара исемлек"кә эләккән. Шул хактагы нәтиҗәне Гомумроссия халык фронты белгечләре чыгарган. Алар ярты ел дәвамында Россиянең 120 шәһәрендә тикшерү алып барган.



afc815d45fda5608a80619f600368f41
Белгечләр фикеренчә, Чаллыда балаларга мәктәптән өйләренә кадәр мөстәкыйль рәвештә кайту куркыныч тудыра. Исемлектә Чаллы белән бер рәткә Кодинск, Владикавказ, Смоленск, Махачкала, Воронеж, Магадан, Канск, Тулун һәм Шадринск шәһәрләре дә бар.
Аларныкыннан начаррак юллар Якутск, Ульяновск һәм Петропавловск-Камчатскийда гына бар.
Белем йортлары янындагы иң яхшы юллар – Саранскида. Беренче унлыкка Ханты-Мансийск, Төмән, Иркутск, Калининград, Екатеринбург, Улан-Удэ, Серов, Кандалакша һәм Сочи да кергән.
Казан, юллары ГОСТ таләпләренә җавап бирүче шәһәрләр исемлегенә кергән.

 
http://intertat.ru/tt

Комментарийлар