Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллы хастаханәләрендә Covid-19 диагнозы куелган 37 кеше дәвалана

Чаллы шәһәре стационарларында Covid-19 диагнозы куелган 37 кеше дәвалануын дәвам итә. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә шәһәр башкарма комитетының Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Александр Николаев хәбәр...



Чаллы шәһәре стационарларында Covid-19 диагнозы куелган 37 кеше дәвалануын дәвам итә. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә шәһәр башкарма комитетының Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Александр Николаев хәбәр итте.



6348


Бүгенге көндә дүрт йөздән артык кеше медицина күзәтүендә тора, 614 кеше контрольдән алынды. Пандемия вакытында Чаллыда лабораториядә расланган Covid-19 авыруының барлыгы 712 очрагы теркәлгән, шул исәптән 15 очрак узган ял көннәрендә ачыкланган.




Әлеге вакыт эчендә 356 кеше сәламәтләнде, дип хәбәр итте Чаллы сәламәтлек саклау системасы башлыгы.




Covid-19 инфекциясенә бәйле вазгыятькә аңлатма биреп, Чаллы мэры Наил Мәһдиев Чаллы өлкәннәрен, чикләүләрне йомшартуга карамастан, үз-үзеңне изоляцияләү режимын үтәргә чакырды. Моның өчен Роспотребнадзор вәкиленең Чаллы халкы арасында 65 яшьтән һәм аннан өлкәнрәк булган кешеләрнең коронавирус инфекциясе белән авыручылар буенча уртача республика күрсәткеченнән артуы турында элегрәк ясалган гаризасы нигез булды.




«Берни дә үзгәрмәде. Коронавирус безнең арада. Шуңа күрә әле иркенәер вакыт түгел», — диде шәһәр башлыгы.


Комментарийлар