Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллы Үзәк китапханәсендә “Мәйдан” журналы коллективы белән очрашу булды

16 ноябрь көнне узган әлеге чарада  3 нче һәм 10 нчы мәктәп укучылары, укытучылар, әдәбият сөюче шәһәрдәшләребез катнашты.Кичәне оештыручы Ләйлә Галимҗанова журналыбыз тарихына бәйләп махсус әзерләнгә...

16 ноябрь көнне узган әлеге чарада  3 нче һәм 10 нчы мәктәп укучылары, укытучылар, әдәбият сөюче шәһәрдәшләребез катнашты.
Кичәне оештыручы Ләйлә Галимҗанова журналыбыз тарихына бәйләп махсус әзерләнгән презентация белән ачып җибәрде. Баш мөхәррир Фидаил Мәҗитов кунакларны журнал эшчәнлеге, коллектив белән таныштырды. Әдәбият бүлеге мөдире, яшь каләм иясе Фәнсилә Шәйдүләтова үзенең иҗатка ничек кереп китүе турында сөйләде һәм укучыларны журналда басылып чыккан кайбер кызыклы язмалар белән таныштырды. Шактый еллар журналыбызда җаваплы сәркатип булып эшләгән шагыйрь Рәшит Бәшәрнең чыгышы да укучылар күңеленә хуш килде.
Сайт администраторы Ләйлә Харисова яңа maydan. tatar сайтының эшли башлавын хәбәр итте. Аның үзенчәлекле һәм әһәмиятле якларын әйтеп узды. Бу көнне “Мәйдан” журналына карата бик күп матур сүзләр, фикерләр әйтелде. Укучылар игътибарын балалар өчен махсус чыгып килүче “Мәйданчык” кушымтасы җәлеп итте. Ахырдан алар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр, журналыбызга иҗат җимешләрен юлларга вәгъдә иттеләр. Мәйдан”лылар иҗат сөюче дусларыбызга үзләренең шигырьләрен укыдылар. Әлеге кичә чын-чынлап шигърият бәйрәменә әйләнде. Бик матур, мәгънәле очрашу булды ул. Барысы да, җаннарына рухи азык алып, тәэсирләнеп, күтәренке кәеф белән таралыштылар.
IMG_8079
 
IMG_8083
 

Комментарийлар