Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллы театры Казанда иң яхшы спектакльләрен күрсәтә

Чаллы татар дәүләт драма театры ике көн дәвамында Казанда спектакльләрен күрсәтә.Кичә коллектив «Һөнәр» яшь режиссура фестивале кысаларында Ангизә Ишбулдина пьесасы буенча куелган «Зәңгәр томаннар арт...

Чаллы татар дәүләт драма театры ике көн дәвамында Казанда спектакльләрен күрсәтә.



0124

Кичә коллектив «Һөнәр» яшь режиссура фестивале кысаларында Ангизә Ишбулдина пьесасы буенча куелган «Зәңгәр томаннар артында» спектаклен күрсәтте.

Спектакльне яшь режиссер Олег Кинҗәгулов куйган. Спектакль тамашачыга Кариев театры сәхнәсендә тәкъдим ителде. Спектакльдән соң театр тәнкыйтьчеләре катнашында фикер алышулар үтте.
«Зәңгәр томаннар артында» спектакле белән Чаллы театры коллективы «Коляда-Plays» заманча драматургия фестивалендә дә катнашты.
Бүген Чаллы театрының Казан чыгышлары Ленин исемендәге мәдәният сараенда дәвам итә.
Тамашачы соравы буенча Чаллы театры Казанга Зифа Кадыйрова әсәре буенча куелган «Сагынырсың, мин булмам/Сөмбел» драмасын алып килгән. Спектакль 19.00 сәгатьтә башлана.


Фото: Салават Камалетдинов




Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/12/05/176447/

Комментарийлар