Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллы шәһәренең Үзәк китапханәсендә истәлекле очрашулар

8 апрель көнне Чаллы шәһәренең Үзәк китапханәсендә истәлекле очрашулар үтте.Биредә укучылар, студентлар, укытучылар, танылган шагыйрьләр, "Идел" һәм "Мәйдан" журналлары хезмәткәрләре җыелган иде.Чара...

8 апрель көнне Чаллы шәһәренең Үзәк китапханәсендә истәлекле очрашулар үтте.
kgGmIeaenPk
Биредә укучылар, студентлар, укытучылар, танылган шагыйрьләр, "Идел" һәм "Мәйдан" журналлары хезмәткәрләре җыелган иде.
Чара өч өлештән гыйбарәт иде. Беренче өлештә тамашачылар Чаллы татар дәүләт драма театры артистлары һәм әлеге театрда Р.Зәйдулла сценарие буенча И.Хәйруллин сәхнәләштергән "Язмыш сынавы" повестеның авторы З.Кадыйрова белән күреште. Алып баручылар - Үзәк китапханә хезмәткәре Ләйсән Шәйхетдинова, 4 нче мәктәп укучысы Лиана Закирова, 2 нче гимназия укучысы Мәликә Шәрипова - кунакларга кызыклы сораулар әзерләгән иде.
RTHOdYn8bbQ
Тамашачылар да театр артистлары Индира Маликова, Фәнис Сәхәбетдинов, Миләүшә Гыйльметдинова, Энҗе Шиһапова, Гөлүсә Гайнетдиновага һәм автор Зифа Кадыйровага төрле сорауларын яудырды.
 
acewQBj1ixk
Кичәнең икенче өлешендә исә 2 нче гимназиядә эшләп килүче театрга йөрүче укучылар А.Алишның "Сертотмас үрдәк" әкиятен уйнадылар. Яшь артистларның осталыгы залдагыларны таң калдырды.
 
-tuNW1OPpZ8
Очрашуның өченче өлешендә тамашачылар шагыйрь, Язучылар берлеге әгъзасы Газинур Морат, яшь шагыйрь Рифат Сәлах тарафыннан укылган тирән мәгънәле шигырьләр тыңлады. Биредә баш мөхәррир Радик Сабиров белән берлектә "Идел" журналы коллективы да чыгыш ясады.
Гомумән, әлеге чара тамашачыларны театр, сәнгать һәм шигърият дөньясына алып керде. Залдагылар да, кунаклар да очрашудан җылы тәэсирләр алып кайтып китте.

Комментарийлар