Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллы шәһәре Үзәк китапханәсендә нәфис сүз осталары бәйгесе узды

Кичә Чаллы шәһәре Үзәк китапханәсендә 14-17 яшьлек үсмерләр арасында рус әдәбиятының "Көмеш чоры"на багышланган "Пять тысяч любимых строк" исемле нәфис сүз осталары бәйгесе узды. Биредә А.Блок, С...

Кичә Чаллы шәһәре Үзәк китапханәсендә 14-17 яшьлек үсмерләр арасында рус әдәбиятының "Көмеш чоры"на багышланган "Пять тысяч любимых строк" исемле нәфис сүз осталары бәйгесе узды.
 
IMG_20160317_140120
Биредә А.Блок, С.Есенин, М.Цветаева, А.Ахматова, В.Маяковский, К.Бальмонт, Д.Мережковский һ.б. танылган шагыйрьләрнең әсәрләрен ишетү мөмкин иде. Бәйгедә шәһәрнең 10 нчы, 11 нче, 52 нче, 40 нчы, 22 нче, 23 нче, 45 нче мәктәпләре, 77 нче гимназия, Н.Кайманов исемендәге һәм "Калкан" полиция кадет мәктәпләре укучылары, Васильев исемендәге Кама дәүләт автомеханика техникумы һәм Чаллы дәүләт сәүдә-технология институты студентлары көч сынашты.
Конкурсантларны танылган шагыйрь Олег Лоншаков, язучы Мансур Сафин, китапханәнең балалар һәм яшүсмерләр бүлеге мөдире Елена Привалова, "Мәйдан" журналының әдәбият бүлеге мөхәррире Фәнсилә Шәйдүләтова бәяләде.
60ка якын катнашучы арасыннан 20се финалга узды. Алар 22 март көнне тагын бер тапкыр үз талантларын күрсәтәчәк.
IMG_20160317_133138
IMG_20160317_135917
IMG_20160317_134110
IMG_20160317_135012
 
 

Комментарийлар