Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллы Сабан туенда кемнәр чыгыш ясаячак?

Һәр елдагыча быел да  Чаллы Сабан туена күп кунаклар киләчәк.Быел 23 июнь көнне Яр буе паркы мәйданында ТР Дәүләт советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов кунак бу...

Һәр елдагыча быел да  Чаллы Сабан туена күп кунаклар киләчәк.
Быел 23 июнь көнне Яр буе паркы мәйданында ТР Дәүләт советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов кунак булачак. Шулай ук бәйрәмгә "Моношәһәрләр: стратегик үсешнең приоритетлы юнәлешләре" Бөтенроссия конференциясенең 300 катнашучысы да чакырыла. Ул Чаллыда 21 июнь көнне губернаторлар, мэрлар, башкарма комитет җитәкчеләре катнашында узачак.
Сабан туеның кичке программасы да бик кызыклы үтәчәк. Аны "Күңел" радиостанциясе ди-джейлары уздырачак. Шәһәрдәшләргә һәм килгән кунакларга  "Казан егетләре" ансамбле, Әнвәр Нургалиев, Илназ Гарипов, Ләйлә һәм Рөстәм Галиев кебек популяр артистлар матур җырларын бүләк итәчәк.
Соңыннан салютка бер сәгать кала, 20.30 сәгатьтә күпләрнең яраткан җырчысы Элвин Грей чыгыш ясаячак.
 

Комментарийлар