Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллы неврологы 10 ел буе ялган диплом белән кешеләр дәвалаган

Чаллы прокуратурасы 10 ел буе медицина оешмасында ялган диплом белән эшләгән 39 яшьлек хатын-кызга карата җинаять эше ачты, дип хәбәр итә күзәтчелек ведомствосы матбугат хезмәте.Тикшеренүчеләр версияс...

Чаллы прокуратурасы 10 ел буе медицина оешмасында ялган диплом белән эшләгән 39 яшьлек хатын-кызга карата җинаять эше ачты, дип хәбәр итә күзәтчелек ведомствосы матбугат хезмәте.
Тикшеренүчеләр версиясе буенча, ялган документны әлеге хатын-кыз 2008 елда 5 нче номерлы шәһәр хастаханәсенә тәкъдим иткән. "Диплом"да язылганча, ул янәсе Россиянең бер дәүләт оешмасында югары белем алган ("Дәвалау эше" белгечлеге буенча). Кадрлар бүлегенә бу документны тапшырганнан соң, хатын-кыз невролог вазифасына билгеләнгән.
- Хәзерге вакытта хокук саклау органнары тарафыннан әлеге җинаятьнең нечкәлекләрен тикшерү һәм оператив-эзләнү эшләре бара, - дип белдерделәр шәһәр прокуратурасында.
 
Фото: mcdl.ru
 

Комментарийлар