Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллы кызы Россиякүләм "Яңа дулкын" фестивале лауреаты булды

12 яшьлек Чаллы кызы Азалия Яфясова "Яңа дулкын" ("Новая волна") гомумроссия мәдәни-хәйрия балалар иҗаты фестиваленнән кайтты.Ул "Музыка" номинациясендә 1 нче дәрәҗә лауреат булды. Сәламәтлеге чикле б...

12 яшьлек Чаллы кызы Азалия Яфясова "Яңа дулкын" ("Новая волна") гомумроссия мәдәни-хәйрия балалар иҗаты фестиваленнән кайтты.

Ул "Музыка" номинациясендә 1 нче дәрәҗә лауреат булды. Сәламәтлеге чикле булуга карамастан, Азалия 3 яшеннән вокал белән шөгыльләнә, фортепьянода уйный. Аңа  барлык тырышлыкларында якыннары терәк булып тора.
Азалиядә тумыштан балалар церебраль параличы. Күзләрендә дә проблемалар бар. Әмма аның гаиләсендә авырлыклар турында сөйләшергә өйрәнмәгәннәр. Кызның кызыксынулары төрлелегенә күпләр көнләшерлек.


"Мин йөзәргә яратам. Чаңгы-чанада шуам. Җәен велосипедта йөрергә яратам. Ә иң яраткан шөгылем - җырлау. Җырлаган вакытта мин чын-чынлап рәхәтлек кичерәм", - дип сөйли Азалия.
12 яшьлек кыз үз гомерендә инде күп дәрәҗәләргә ирешергә өлгергән. Ул Халыкара, Россиякүләм һәм республика конкурслары Кубок һәм медальләре иясе.


Чыганак: http://tvchelny.ru

Комментарийлар