Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллы кешесе Кара диңгез төбендә якташы югалткан акча янчыгын тапкан

Үзара таныш булмаган ике ир-ат аерым-аерым Кара диңгез буена ял итәргә барган. Аларның берсе акча янчыгын диңгездә төшереп калдырган, икенчесе су төбенә төшкәндә шушы янчыкны тапкан."Челнинские извест...

Үзара таныш булмаган ике ир-ат аерым-аерым Кара диңгез буена ял итәргә барган. Аларның берсе акча янчыгын диңгездә төшереп калдырган, икенчесе су төбенә төшкәндә шушы янчыкны тапкан.

"Челнинские известия" сайты хәбәр итүенчә, Рөстәм исемле эшкуар ир-егет бу көннәрдә гаиләсе белән диңгез буенда - Судак шәһәрендә ял итә. Рөстәм ласты һәм битлек киеп, диңгез төбенә чума. Диңгез күренешләренә сокланып йөргәндә Рөстәм төптә яткан акча янчыгын күреп ала. Ул күннән эшләнгән була. Рөстәм янчыкны җиргә алып чыга һәм эчен ачып карый. Янчыкта берничә банк картасы, машина йөртү таныклыгы, 3300 сум акча була. Акча янчыгы су керми торган материалдан ясалган, аның эчендә әйберләр дә чыланмаган.
Рөстәм документлар табуы турында социаль челтәрләргә хәбәр яза. Үзенең өйдә калган улының телефон номерын күрсәтә. Шулай ук Судак шәһәрендә тукталган адресын да яза. "Бу ир-ат документларсыз гына ерак юлга ничек чыгар дип борчылам", - дип тә өстәп куя.
Шулай итеп табылдыкның хуҗасының да Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче ир-ат булуын ачыклыйлар.
"Челнинские известия" хәбәрчесе Рөстәмнең улы Руслан белән элемтәгә керә. "Документ хуҗасы табылды", - дигән Руслан. Әйберләрен югалткан ир-ат якташына ничек итеп рәхмәт әйткәне генә билгеле түгел, диелә бу хәбәрдә.
Бу хакта "Интерат.ру" яза.
Фото: ачык чыганаклардан

«Кызыл таң»

Комментарийлар