Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллы галимәсе якташлары белән бәйләнешен өзми

Чаллы галимәсе Рәзинә Мөхияр якташлары белән 21.02.2021 ел"Бүген Башкортстанның Чакмагыш районының Аблай авылы китапханәсендә якташыбыз, тел галимәсе, филология фәннәре кандидаты, шагыйрә Рәзинә Мөхия...

Чаллы галимәсе Рәзинә Мөхияр якташлары белән 3d49grvdwam
21.02.2021 ел
"Бүген Башкортстанның Чакмагыш районының Аблай авылы китапханәсендә якташыбыз, тел галимәсе, филология фәннәре кандидаты, шагыйрә Рәзинә Мөхияр булды. Ул көтмәгәндә диярлек хәтта, килеп керде...
Рәзинә ханым-тумышы белән Аблай кызы, монда туып-үскән. Илһам чишмәләренең башы да нәкъ монда, урта мәктәптә башлана.Бүгенгесе көнне, данлыклы Аблай кызы ерак Яр Чаллы да гаиләсе белән яшәсә дә, туган якларында ул еш кына кунак булып китә.
Әле дә ул, китапханәгә кереп, әйдәүче китапханәче Рәзифә Тимерҗан кызы Арслановадан авылдашларының, яшь буынның нинди китаплар күбрәк укуы, биредәге мәдәният учагынын эшчәнлеге белән ихлас кызыксынды. Аблайлылар да Рәзинә Мөһиярне һәрвакыт көтеп алалар, әле дә менә 21 майда үтәчәк аның Ватанпәрвәрлек, ихласлык, ә кайчак туры сүзлелеге белән дә китапсөючеләр арасында популярлык яулаган иҗатына багышланган юбилей кичәсенә, үзе белән уздыралачак очрашуга әзерлек алып баралар".
Юлай НИЗАЕВ, "Чакмагыш чаткылары" әдәби-иҗат берләшмәсе җитәкчесе урынбасары.
 

Фото: Юлай НИЗАЕВ


 
 

Комментарийлар