Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллы биючеләре "Балтыйк палитрасы" халыкара конкурсында гран-при яуладылар

Эстониянең Таллин шәһәрендә "Балтыйк палитрасы" дип исемләнгән хореографик осталык буенча халыкара яшьләр бәйгесе узды. Әлеге конкурс төрле милләт халыкларының мәдәнияте белән танышу, халыкара элемтәл...

Эстониянең Таллин шәһәрендә "Балтыйк палитрасы" дип исемләнгән хореографик осталык буенча халыкара яшьләр бәйгесе узды. yold0076_4-preview
Әлеге конкурс төрле милләт халыкларының мәдәнияте белән танышу, халыкара элемтәләрне ныгыту һәм хезмәттәшлекне арттыру, милли мәдәниятне берләштерүне пропагандалау, Россиядә, якын һәм ерак чит илләрдә яшәүче балалар һәм яшьләрнең үзара конфессиональ толерантлык, этник мөнәсәбәтләрен ныгыту максатыннан оештырылган.
Чаллының 15 нче номерлы балалар иҗат йортында эшләүче "ЛИК" хореография мәктәп-студиясе (җитәкчесе Акепсимова Е.С.) Гран-прига ия булды. Аларны киләсе халыкара конкурс-фестивальгә бушлай бару өчен юллама белән бүләкләделәр.
Бу хакта Чаллы мэриясе матбугат үзәге хәбәр итә.
 

Комментарийлар