Логотип «Мәйдан» журналы

Быел 1 сентябрь көнне Казанда мәктәп линейкалары булмаячак

Быел Казанда коронавирус аркасында мәктәп линейкалары булмаячак. Казан мэры Илсур Метшин Башкарма комитетта узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шулай дип белдерде.«Ата-аналарны борчыган төп сорау уку т...

Быел Казанда коронавирус аркасында мәктәп линейкалары булмаячак. Казан мэры Илсур Метшин Башкарма комитетта узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шулай дип белдерде.

«Ата-аналарны борчыган төп сорау уку тәртибе турында иде. Без укуны стандарт режимда башлыйбыз. Бердәнбер әйбер – 1 сентябрьдә линейкалар булмаячак», - диде шәһәр башлыгы.
Педагоглар һәм ата-аналарның укучыларга «аларның яңа шартларда, башка мәктәпкә әйләнеп кайтуын» аңлатуы мөһим, дип искәртте мэр. Балалар социаль дистанция сакларга тиеш, ә битлек һәм перчатка кияргә кирәкми.
1 сентябрьдә Казанда 20,5 мең бала беренче сыйныфка барачак. Татарстан башкаласында барлыгы 148,5 мең укучы парта артына утырачак.
 
Фото: Илнар Төхбәтов

https://tatar-inform.tatar/news/science/17-08-2020/byel-1-sentyabr-k-nne-kazanda-m-kt-p-lineykalary-bulmayachak-5764079

Комментарийлар