Логотип «Мәйдан» журналы

Бурычка кемнән алганыңны белеп ал!

Бүгеннән башлап, Россиядә “Микрофинанс эшчәнлек турындагы” законга төзәтмәләр кертелә. Беренче чиратта, әлеге үзгәрешләр мондый оешмаларны ике төргә аеруны күздә тота. Алар – микрофинанс һәм микрокред...


Бүгеннән башлап, Россиядә “Микрофинанс эшчәнлек турындагы” законга төзәтмәләр кертелә. Беренче чиратта, әлеге үзгәрешләр мондый оешмаларны ике төргә аеруны күздә тота. Алар – микрофинанс һәм микрокредит ширкәтләре. Ярык тагарак алдында калмас өчен гражданнарга нәрсәне истә тоту кирәк соң?



9 (1)
Законга кертелгән үзгәрешләр буенча, капиталы 70 миллион сумнан ким булмаган микрофинанс ширкәтләре генә физик затларның акчаларын җәлеп итә ала. Бу акчаларның күләме 1,5 миллион сумнан ким булмаска тиеш. Шулай ук мондый ширкәтләр 1 миллион сумга кадәр күләмдә бурычка акча да бирә ала.
Микрокредит ширкәтләре исә компанияне гамәлгә куючыларның акчаларын җәлеп итү хокукына ия түгел. Алар бурычка да бары тик 500 мең сумга кадәр генә бирә алачак.
Россия Үзәк банкы Идел-Нократ баш идарәсе Татарстан республикасы буенча Милли банк бүлегенең идарә итүчесе урынбасары Марат Шәрифуллин сүзләренчә, 29 марттан бурыч күләменә дә чикләр кертелә. Мисал өчен, процентларның берләштерелгән күләме төп бурыч күләменнән дүрт тапкырдан да артыграк булырга мөмкин түгел. Әлеге адым әҗәтләрен вакытында кайтармаган кулланучыларның бурыч күләмен чамадан тыш артуыннан саклый.
Моннан тыш, закондагы үзгәрешләр кредит бирүчеләргә вакытында кайтарылмаган әҗәтнең иң күп табыш китерә торган бизнес моделенең кулланып булмавы турындагы мәгълүматны җиткерә. Бүгенге көндә мондый юл белән табыш алучы ширкәтләр алга таба үз эшчәнлекләрендә бу ысулны куллана алмаячак. Россия Үзәк банкы финанс хезмәтләрен кулланучыларның хокуклары яклы, дип белдерә Марат Шәрифуллин.
Шунысы кызык: 2015 ел дәвамында республикада 46 микрофинанс ширкәте барлыкка килгән. Шул ук вакытта 89 микрофинанс оешмасы базарны “калдырып киткән”. 52 шундый оешманың исә хокук бозулары аркасында эшчәнлеге туктатылган.
Искәртеп узыйк, бүген Татарстанда 96 микрофинанс оешмасы теркәлгән. Алга таба да хокук бозучы микрофинанс оешмалары эшчәнлегенә нокта куелачак.
2015 елда микрофинанс оешмалары эшчәнлеге буенча кайнар линия булдырылган. Хәзер әлеге өлкәгә караган сорауларны (843) 235-06-68 телефон номеры буенча да җиткерергә мөмкин.

 
 
http://intertat.ru/tt

Комментарийлар