Буран

Ул, мөгаен, ерак-ераклардан

Ут яктысын күреп килә дә,

Дулап, ыңгырашып, авыр сулап,

Тәрәзәмә минем сөялә.

Үпкәлидер −

тавышыннан һаман

Гөрләвекләр җырын көткәнгә.

…Нишлим,

килде,

килде кыш фасылы,

Язгы ташу калды үткәндә.

Тик син, буран, юкка сөенәсең:

«Таптым, − диеп, − сагыш әсәре!»

Үткән язны сагынудан бигрәк,

Татлырактыр көтеп яшәве!

Кумыйм сине, буран, үз янымнан,

Тик бер серне белеп сарыл син:

Тәрәзәмдә ут сүнгәчтен генә

Мине яздан килеп алырсың.

 

 


Комментарий язарга