Логотип «Мәйдан» журналы

Булсаң гел янәшәмдә

Җир читенә китәм, – дисең, җаным, –Синең белән, әгәр син китсәң.Мин бәхетле булыр идем, – дисең, –Синең белән бер юлдан үтсәм. Кирәк түгел, иркәм, җир чите дә,Ил чите дә сөю булганда.Беребез өчен...

Җир читенә китәм, – дисең, җаным, –
Синең белән, әгәр син китсәң.
Мин бәхетле булыр идем, – дисең, –
Синең белән бер юлдан үтсәм.
 
Кирәк түгел, иркәм, җир чите дә,
Ил чите дә сөю булганда.
Беребез өчен ныклы терәк булып,
Икенчебез өзелеп торганда.
 
Юлыбыз бер, хисләр уртак чакта
Яшьлек дәрте сүнмәс йөрәктә.
Сүнмәс сөю, сулмас сөю гөле
Беребезгә беребез кирәктә.
 
Тәүге очрашудан гашыйк булып,
Гомерлеккә сине яраттым.
Син булсаң гел әгәр янәшәмдә,
Талмас мәңге очар канатым.
 
Туймас җаным синең карашыңнан,
Туймас җаным синең назыңнан.
Гомер көзләренә ашыкмыйча
Яшик бергә аның язында.

Галия ГАЙНЕТДИНОВА


Фото: https://ru.freepik.com/photos/travel'>Travel фото создан(а) ArtPhoto_studio - ru.freepik.com


«Мәйдан» № 06, 2022 ел


Комментарийлар