Логотип «Мәйдан» журналы

Булочки (кабартма)

Кирәк булачак:8 г коры чүпрә, 600 г он, 250 мл сөт, 4 йомырка сарысы, 100 г май, 2 пакетик ванилин, 100 г шикәр комы, чеметем тоз.Майлар өчен: 2 аш кашыгы сөт өсте, 1 йомырка сарысы.Пешерү тәртибе:Җыл...

Кирәк булачак:
8 г коры чүпрә, 600 г он, 250 мл сөт, 4 йомырка сарысы, 100 г май, 2 пакетик ванилин, 100 г шикәр комы, чеметем тоз.
Майлар өчен: 2 аш кашыгы сөт өсте, 1 йомырка сарысы.
Пешерү тәртибе:
Җылы сөткә чүпрә, 1-2 аш кашыгы шикәр комы, 1-2 аш кашыгы он салып, 15 минутка җылырак җирдә калдырырга.
Соңыннан, сөткә калган шикәр комын, йомырка сарыларын, эретелгән май, ванилин салып болгатырга.
Калган онны ашыкмыйча гына салып бетереп, йомшак камыр басарга. Камыр бармакларга ябышмаска тиеш! Камырны җылы, караңгы урынга куеп торыгыз.
Камыр күтәрелеп, әзер булгач, куна тактасына төшерергә, бераз басып алырга һәм кабартмалар ясарга.
Кабартмаларны майланган табага төзәргә. Өсләрен йомырка сарысы белән кушылган сөт өсте белән майларга.
Тәмле кабартмалар 200 градус кызулыкта 20-25 минут пешә.
 
https://vk.com/tatarshlari

Комментарийлар