Соң­гы ай­лар­да әл­лә нәр­сә бул­ды әле Әк­ра­мет­дин­гә: го­мер бор­чы­ма­ган йө­рә­ге чы­гым­чы­лый баш­ла­ды. Гә­зит укы­са да, те­ле­ви­зор ка­ра­са да сул күк­рә­ген уга­лый-уга­лый ди­ван­га авар­га га­дәт­лән­де. Нә­җи­бә­се, да­ру эз­ләп ча­ба­сы урын­га, үзен пыр туз­ды­ра:

– Ни­е­мә дип ка­рый­сың­дыр шул ти­ле­бә­дәр­не, ин­фаркт алып тук­тый­сың бит ин­де, җан кө­е­ге. Ан­да­гы мәх­шәр­не кү­реп йө­рәк туз­дыр­ган­чы, бал­кон­ның идән так­та­сын алыш­тыр­саң, ике ку­лы­ңа бер эш бу­лы­рые. Ан­да суй­ган, мон­да шарт­ла­ган, иликтр­га бәя арт­кан – сә­гать са­ен шу­ны ише­теп тор­саң, йө­рә­гең тү­гел, әл­лә кай җир­лә­рең яры­лыр, Ал­ла сак­ла­сын…

Үз хә­лен үзе бел­гән кар­ты, бәй­лән­мә­сә­нә ди­гән­дәй кул гы­на сел­тә­де дә, ир­тә таң­нан җы­е­нып бүл­нис­кә юл тот­ты.

selimych

«Кар­ди­о­лог Сә­лим Сә­ли­мыч» ди­гән­нә­ре­нең ише­ге тө­бен­дә өч сә­гать чи­рат тор­ган­нан соң, ни­һа­ять, та­биб­ның нур­лы, га­фу ите­гез, нур­сыз йө­зен кү­рү бә­хе­те­нә иреш­те. Ка­лын каш­ла­ры ике­се дә кө­ян­тә ке­бек бө­гел­гән, ул каш­лар ас­тын­нан сө­зеп ка­рый тор­ган күз­ләр бо­лай да авырт­кан йө­рә­гең­не та­ба­ны­ңа тө­ше­рер дә­рә­җә­дә сал­кын иде.

– Ми­нем мон­да ка­бул итү сә­га­те бет­кән­дә йө­ри­сез шун­да… – Та­биб, бо­рын ас­тын­нан шу­лай дип мы­гыр­да­на-мы­гыр­да­на, Әк­ра­мет­дин­нең ар­ка­сы­на сук­ка­ла­ган­дай ит­те, авы­зын ач­ты­рып ка­ра­ды. – Үл­гән­че яши­сең әле. Су­кыр кы­чыт­кан, пе­си бор­ча­гы, ка­мыр­лык – көн­дә­лек ра­ци­он­да. Сле­ду­ю­щий!

Шәф­кать ту­та­шы шун­дый ук нур­сыз, ка­нә­гать­сез чы­рай бе­лән:

– Пен­си­о­нер? – дип со­рау­га ох­шаш кә­ли­мә ыр­гыт­ты. Ан­нан Әк­ра­мет­дин­гә­бер ге­нә адә­ми зат та укый ал­мас­лык рә­веш­тә кә­газь­гә ни­дер сыз­га­лап тот­тыр­ды да этеп-төр­теп ди­гән­дәй ка­би­нет­тан озат­ты.

Ни ә, ни җә ди­яр­гә өл­гер­мә­гән Әк­ра­мет­дин бер­тын ко­ри­дор­да аң­гы-миң­ге кы­я­фәт­тә ба­сып тор­ды. Әле дә бул­са та­биб­ка элә­геп, аның нур­лы, га­фу ите­гез, нур­сыз чы­ра­ен кү­рер­гә өмет­лә­неп чи­рат­та утыр­ган өч-дүрт ке­ше, карт­ны кыз­га­нып:

– Нәр­сә, әл­лә өмет­сез үк ди­де­ме? – дип кы­зык­сы­ныр­га то­тын­ды.

– Үл­гән­че яши­сең, ди­де. – Әк­ра­мет­дин ни­ча­ра­дан би­ча­ра кы­я­фәт­тә та­биб­ның ди­аг­но­зын ка­бат­ла­ды.

– Мон­да­гы бы­рач­лар чур­тым да бел­ми, лут­чы ску­рый­ны­кы­на ба­рыр­га ки­рәк, ан­да­гы­ны мак­тый­лар.

Әл­лә соң аны­сы­на да ба­рып ка­ра­сын ми­кән? Бер-бер да­ру бир­мәс­ләр­ме, рәх­мәт төш­кер­лә­ре…

Әк­ра­мет­дин, ты­пыр­чы­ныр­га ит­кән йө­рәк ту­рын сы­пы­ра-сы­пы­ра, әк­рен адым­нар бе­лән ав­то­бус тук­та­лы­шы­на чы­гып кит­те. Марш­рут так­си­ла­ры, ял­ты­ра­вык ав­то­бус­лар пен­си­о­нер карт янын­нан чы­жыл­дап кы­на уза бир­де. Ярый­сы гы­на кө­теп тор­ган­нан соң кал­тыр­ча бер ав­то­бус тук­та­ды тук­та­вын.

«А­шы­гыч яр­дәм» бүл­ни­се­нә Әк­ра­мет­дин үз ая­гы бе­лән кил­гәч, хә­лен кур­кы­ныч­ка са­на­ма­ды­лар, сә­гать ике­гә та­лон язып бир­де­ләр.

Кар­ди­о­лог ише­ге тө­бен­дә ке­ше юк­лык­ка сө­е­неп, яр­ты сә­гать­ләп утыр­ды карт. Кер­гән-чык­кан зат кү­рен­мә­гәч, тә­вәк­кәл­ләп, ишек­не ач­ты. Ба­шын ты­гар­га өл­гер­мә­де, эч­тән, кот­сыз та­выш та­выш бе­лән:

– Әле ике тул­ма­ган! – дип акыр­ды­лар.

Кау­шап кал­ган Әк­ра­мет­дин әле ку­лын­да­гы, әле сте­на­да­гы ала­га­ем зур сә­гать­кә күз тө­шер­де: чын­нан да, ике ми­нут бар икән шул әле.

– Ни, ип­тәш… ике ми­нут…

Аның мы­гыр­да­ну­ын та­гын кот­сыз та­выш бүл­де:

– Ме­нә шул ике ми­нут­тан соң ке­рер­сең!

«Шу­лай ин­де, без пен­си­о­нер­лар­ны кем кө­теп тор­сын», дип үзал­ды­на көр­се­неп, бе­раз­дан соң ка­би­нет­ка кер­гән Әк­ра­мет­дин үз күз­лә­ре­нә үзе ышан­ма­ды. Өс­тәл ар­тын­да кем уты­ра ди­сез? – Ир­тән­ге як­та гы­на аны «ка­ра­ган» кө­ян­тә каш! Әл­бәт­тә, Әк­ра­мет­дин­нең чы­рае ин­де Сә­лим Сә­ли­мыч­ның ике ятып бер тө­ше­нә дә кер­ми иде.

– Ну?

– Йө­рәк…

– Кем­дә юк ин­де ул йө­рәк. Те­лең­не чы­гар. Бо­ры­лып бас. Пе­си бор­ча­гы, су­кыр кы­чыт­кан, ка­мыр­лык – көн­дә­лек ра­ци­он­да. Сле­ду­ю­щий!

…Соң­гы өмет – Әк­ра­мет­дин яшә­гән урам ча­тын­да күп­тән тү­гел ачыл­ган тү­ләү­ле кли­ни­ка иде. Аны­сын­да йө­рәк бы­ра­чы сә­гать биш­тән соң гы­на ка­бул итә икән, ниш­лә­сен карт, бер кил­гән-кил­гән, са­быр гы­на кө­тәр­гә ка­рар кыл­ды. Ме­нә мон­да ярый ич­ма­са! Ак ха­лат­лы ту­таш­лар­ның хур кыз­ла­ры ке­бек бал­кып то­ру­ын күр әле син! Бер­се ир­тән­ге як­та Әк­ра­мет­дин­гә та­ра­кан йө­гер­гән язу тот­тыр­ган кыз­га ко­еп куй­ган­дай ох­ша­ган, тик те­ге­се­нең чы­рае әрем кап­кан­дай бул­са, мо­ны­сы ко­яш­ның үзе бу­лып ел­мая.

Әк­ра­мет­дин, пы­я­ла ка­сә­гә өеп ку­ел­ган кән­фит­не су­ы­ра-су­ы­ра (буш­лай!), йом­шак кә­нә­фи­гә сы­е­нып йо­кым­сы­ра­га­нын сиз­ми дә кал­ган икән. Иң­ба­шы­на йом­шак кы­на ка­гы­лып:

– Та­биб сез­не күп­тән­нән кө­тә, уя­тыр­га гы­на кыз­ган­дык, – ди­гән сүз­ләр­не ишет­кәч, күз­лә­рен ач­ты. Мон­да­гы җы­лы ка­раш­лар­дан гәү­дә­се­нә рә­хәт­лек та­рал­ган, йө­рә­ге дә егет­ләр­не­ке­дәй ти­бә иде. Тик… кар­шы­сы­на ике кул­лап кү­ре­шер­гә кил­гән та­биб­ны күр­гәч, аяк ас­тын­да җир тир­бәл­гән­дәй бул­ды, йө­рә­ге та­ган аты­на баш­ла­ды. Аның ал­дын­да май ко­я­шы­дай йө­зен бал­кы­тып:

– Нин­ди аһ-зар­ла­ры­гыз бар? Хә­зер баш­та УЗИ­да тик­ше­рер­без, ан­нан то­мог­ра­фия ясар­быз, сез­гә ге­нә ту­ры ки­лә тор­ган да­ру­лар­ны ка­рар­быз, – дип, кө­ян­тә каш­ла­ры тә­мам языл­ган Сә­лим Сә­ли­мыч ба­сып то­ра иде…

Фото: https://pixabay.com/

Комментарий язарга