Логотип «Мәйдан» журналы

Булачак әниләрне тәмәке тарткан һәм исерткеч эчемлекләр кулланган өчен штрафка тартачаклар

Ленинград өлкәсе Законнар чыгару җыелышы депутаты Владимир Петров йөкле хатын-кызларга исерткеч эчемлекләр һәм тәмәке саткан өчен миллион сумга кадәр штраф салырга дигән канун проекты тәкъдим итте. Бу...

Ленинград өлкәсе Законнар чыгару җыелышы депутаты Владимир Петров йөкле хатын-кызларга исерткеч эчемлекләр һәм тәмәке саткан өчен миллион сумга кадәр штраф салырга дигән канун проекты тәкъдим итте. Бу хакта РИА "Новости" хәбәр итә.
Шулай ук, ул тәмәке тартучы яки алкоголь кулланучы булачак әниләргә дә штраф салырга тәкъдим итә. Аның күләме 5 мең сумга кадәр җитәргә мөмкин.
Документта күрсәтелгәнчә, йөкле хатын-кызга алкоголь һәм тәмәкене данәләп саткан өчен штраф күләме 30-50 мең сумны, вазифаи затларга - 100-200 мең сум, ә юридик затлар өчен 500 меңнән алып 1 млн сумга кадәр тәшкил итәргә мөмкин.
Якын арада әлеге документ Законнар чыгару җыелышы тарафыннан каралачак.
 
 

Комментарийлар