Логотип «Мәйдан» журналы

Бүгеннән өч билгенең “акча чоры” башлана

Астрологлар бәхетле өч билге өчен бүгеннән акча уңышы киләчәген игълан итте. Ул уңыш көткәннән күпкә ныграк шатландырырга тиеш!Бүген һәркем акча мәсьәләсендә игътибарлы булсын. Лотерея уеннарында күпл...


Астрологлар бәхетле өч билге өчен бүгеннән акча уңышы киләчәген игълан итте. Ул уңыш көткәннән күпкә ныграк шатландырырга тиеш!
zont-s-dengami
Бүген һәркем акча мәсьәләсендә игътибарлы булсын. Лотерея уеннарында күпләргә уңыш килергә тиеш. Бизнес башларга теләүчеләр өчен дә уңышлы чор.
Кәҗәмөгезләр – бәхетлеләр исемлегендә. Алар тиз һәм җиңел акча эшли ала башлаячак. Әйтерсең, язмыш аларның кулына учлап акча ташлаячак! Тормыш шунда ук төсләргә бай, чагуга әйләнәчәк.
Бизмән өчен дә яңа офыклар ачылырга чамалый. Бәхетле тормышка яшел юл сузылачак. Ни өчен яшел? Чөнки ул - тормыш, акча, уңыш һәм яхшы кәеф төсе! Рәхәтләнеп акча уздыру мөмкинлеге булачак.
Зур акчалар Балыкларны да сагалап тора. Алар тиз һәм җиңел килеп керәчәк. Ниндидер шәфкатьле һәм “зур” кешедән ярдәм булмакчы. Ялгыз Балыклар ул кешегә аеруча игътибарлы булсын!

 
Фото: https://pixabay.com/

https://kiziltan.rbsmi.ru/

Комментарийлар