Логотип «Мәйдан» журналы

Бүген Халыкара китап бүләк итү көне

14 февральдә күпләр Бөтендөнья гашыйклар көнен бәйрәм итә. Әмма бүген тагын бер игелекле бәйрәм — Халыкара китап бүләк итү көне. 2012 елдан башлап, даими рәвештә 14 февральдә Халыкара китап бүләк итү...

14 февральдә күпләр Бөтендөнья гашыйклар көнен бәйрәм итә. Әмма бүген тагын бер игелекле бәйрәм — Халыкара китап бүләк итү көне. 
2012 елдан башлап, даими рәвештә 14 февральдә Халыкара китап бүләк итү көне (International Book Giving Day) билгеләп үтелә. Әлеге көн балаларга китап бүләк итүчеләрне, нәниләрдә укуга мәхәббәт тәрбияләүчеләрне берләштерә.
Китап бүләк итү көне — дөнья күләмендә мөһим көн. Халыкара исеме белән йөртелүе моңа гына бәйле түгел, аны халык уйлап чыгарган. Дөресрәге — халык вәкиле — америкалы Эмми Бродмур. Без аны АКШта балалар китабының тәүге сайтын ачучы буларак ишетеп беләбез.
Укырга яратып та, теге яки бу сәбәпләр аркасында үзләре сатып ала алмаган балаларга китап бүләк итү бүген аеруча хуплана.
Китап бүләк итү аерым бер көнне билгеләп үтелсә дә, хәзерге компьютер, интернет заманында балаларда укуга, китапка кызыксыну уяту һәрдаим эшләнеп торырга тиеш.
kitap-bulek-itu-1
Акциядә ел саен дөньяның 30 илендә, шул исәптән Россиядә яшәүчеләр катнаша. Безнең редакциянең баш редактор урынбасары, Гаяз Исхакый исемендәге премия лауреаты , Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин һәм журналның гомуми бүлек редакторы, Саҗидә Соләйманова исемендәге премия лауреты, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрә Әлфия Ситдыйкова да бу чарадан читтә калмады. Түбән Кама каласы һәм Шәңгәлче авылында "Китапханәгә китап бүләк ит" акциясендә катнаштылар.
kitap-bulek-itu-2
kitap-bulek-itu-3

Комментарийлар