Роберт абыйны журналыбыз исеменнән ихлас котлыйбыз, иминлек, бәрәкәтле иҗади озын гомер телибез.

Язмышым

Әй язмышым,
Син бит мине
Утларыңда көйрәтеп,
Бик аз гына бәхеткә дә,
Куанырга өйрәттең.

Рәхмәт сиңа, туу белән
Иман нуры сеңдердең.
Үсеп җитеп, яшем кергәч,
Сөйгәннәрдән сөйдердең.

Юл күрсәттең, чак-чак кына,
Мин китсәм дә ялгышып…
Ни күрсәм дә, мин бит синең
Кулларыңда, язмышым.

Рәхмәт инде!
Татытмадың
Илне сагыну сагышын.
Бәхет – туган җирдә, дигәч,
Яттым җиргә ябышып.

Син кушканча яшәп киләм,
Алмый беркем каргышын.
Мәрхәмәтеңнән ташлама,
Әй язмышым, язмышым!..

Роберт СӘЛАХИЕВ


Комментарий язарга