Логотип «Мәйдан» журналы

Бүген шагыйрь һәм тәрҗемәче Мансур Габдулла улы Сафинның туган көне

Мансур әфәндене чын күңелдән котлыйбыз! Исәнлек-саулык, күңел тынычлыгы, эшегездә һәм иҗатыгызда уңышлар телибез!Үткәннәрне уйлапЧал ЧаллыдаҮзәк урам җилеҮзәкләрне өзә, эзләтепМоң-зарларда калганАк Ка...

Мансур әфәндене чын күңелдән котлыйбыз! Исәнлек-саулык, күңел тынычлыгы, эшегездә һәм иҗатыгызда уңышлар телибез!



Үткәннәрне уйлап
Чал Чаллыда
Үзәк урам җиле
Үзәкләрне өзә, эзләтеп
Моң-зарларда калган
Ак Каланың
Харабәле шомлы күәтен.
Төшләремдә күрәм
чал Чаллымда
Әүвәлгечә базар гөрләвен,
Ак мәчетнең
азан моңнарында
Кордашларга иман өргәнен.
Йөрәк әрни, дистәләрчә буын
Дары-хатирәгә күмелгән.
Азатлыкка сусау язмышларга
Бикфорд шнуры булып үрелгән.
Очкын көтә,
нибары бер очкын
Милләтемнең өмет-агышы…
Шуны тоеп,
күңелемдә дөрли
Үткәннәрнең изге сагышы.


Мансур САФИН


Фото: https://vk.com/bibl_chelny_muzei

Комментарийлар