Логотип «Мәйдан» журналы

Бүген өйләнешергә ярамый!

Югыйсә, киләчәктә тагын бер туегыз булачак, дип ышандыра халык сынамышлары.Шулай ук, бүген бәләкәй балаларның чәчен кисәргә, бал аертырга (ул әчеп чыгачак), бурычны кайтарырга (уңышны куркытасыз) һәм...

Югыйсә, киләчәктә тагын бер туегыз булачак, дип ышандыра халык сынамышлары.

Шулай ук, бүген бәләкәй балаларның чәчен кисәргә, бал аертырга (ул әчеп чыгачак), бурычны кайтарырга (уңышны куркытасыз) һәм көндез йокларга (башыгыз авыртачак) ярамый икән.
11 июльдә чирләгән кеше 11 көн буе чирләячәк, имеш.
Бүген быел соңгы тапкыр кычыткан ашы пешереп ашарга кирәк икән. 11 июльдән соң бу үсемлек файдалы сыйфатларын югалта, ди.
Бүген төнлә күргән төш өч көн эчендә тормышка ашмаса, аның үтәлүен көтмәгез.
11 июльдә туган кешеләр максатчан, акыллы һәм җаваплы. Талисман буларак, аларга кызыл якут (рубин) ташы килешә.
Фото: https://pixabay.com/

«Кызыл таң»

Комментарийлар