Татар җаны булган һәр кешегә Мөдәррис Әгъләмов исеме таныштыр.
Мөдәррис Зөфәр улы Әгъләметдинов — утыз елдан артык татар шигъриятенә хезмәт итеп, Тукай, Туфан традицияләрен үстереп, үзенең искиткеч талант иясе икәнен күрсәткән шәхес.

Көзге хикмәтИскитмәле көзнең хәрәкәте,
Ипләп кенә басып килә дә
Тәрәзәгә үрелә, сүзе күптер,
Лепер-лепер һаман сөйләнә.
Искитмәле аның хәрәкәте,
Үз-үзенә шундый ышанып
Атлап килә, җимешләрен бирә,
Яшь ана күк кала бушанып.
Күз төпләре эчкә батып кергән,
Йөзләренә төшкән сары су…
Үзеңнән соң дәвам итәр тормыш
Калдырулар, әйе, авыр шул!
Искитмәле көзнең хәрәкәте,
Рәнҗүләрне белмәс, үпкәне…
Җирдә орлык — аның киләчәге,
Өстәлдәге икмәк — үткәне.
Бүгенгесе — әнә, саубуллашу,
Кошлар китә — яфрак талпына.
Канатлы көз кышка кереп бара
Шул җирдәге орлык хакына.
Искитмәле соңгы хәрәкәте,
Йөзләренә коела сары су…
Үзебезне уйлап киләм әле,
Үзебезне уйлап…
Бары шул.
Фото: «Мәйдан» журналының Мөдәррис Әгъләмовка багышланган саны (№4, 2005 ел)

Комментарий язарга