Логотип «Мәйдан» журналы

Бүген куркыныч төш күрсәгез дә кайгырмагыз!

Халык сынамышлары буенча, нәкъ бүген (ә 22 июньдә түгел) көннәр кышка борыла. Ә кояш, киресенчә, эсселәнә башлый, дип санаганнар элек.Бик борынгы заманнарда кешеләр Кояшка табынган. Имеш, нәкъ 25 июнь...

Халык сынамышлары буенча, нәкъ бүген (ә 22 июньдә түгел) көннәр кышка борыла. Ә кояш, киресенчә, эсселәнә башлый, дип санаганнар элек.
Бик борынгы заманнарда кешеләр Кояшка табынган. Имеш, нәкъ 25 июньдә кояшны зурларга, аңа рәхмәт әйтергә, теләк-үтенечләреңне белдерергә кирәк булган.
Бу көнгә кагылышлы сынамышлар да күп.
piksabej-foto
Җидегән йолдыз ачык күренсә, көн кояшлы булачак.
Төн җитүгә күп чык, томан төшсә, алдагы көннәрдә һава торышы яхшы булачак.
Яңгыр болытлары агарып торса, боз яварга мөмкин.
Бакчада тиеннәр күренә башласа, яңгырлы ел булачак.
24еннән 25енә күргән төш бер атна эчендә тормышка аша. Бүген куркыныч төш күргән булсагыз да кайгырмагыз. Барысы да әйбәткә генә булачак.
25 июньдә туган кешеләр кайгыртучан, әдәпле, җаваплы һәм мәсьәләләрне хәл итү юлларын таба белә торганнар. Талисман итеп аларга нефрит ташын йөртергә киңәш ителә.
Фото: https://pixabay.com/

«Кызыл таң»

Комментарийлар