Логотип «Мәйдан» журналы

Бүген күренекле язучы, драматург, публицист, җәмәгать эшлеклесе Рабит Батулланың туган көне!

Рабит Батулла 1938 елның 26 мартында Татарстанның Зәй районы Түбән Олыҗы авылында туа.Әдәби иҗат белән 1960 елларда шөгыльләнә башлый. Рабит Батулла әдәбиятның төрле жанрларында ижат итә. Иҗатының бер...

Рабит Батулла 1938 елның 26 мартында Татарстанның Зәй районы Түбән Олыҗы авылында туа.
Әдәби иҗат белән 1960 елларда шөгыльләнә башлый. Рабит Батулла әдәбиятның төрле жанрларында ижат итә. Иҗатының беренче чорында ул күбрәк курчак театры өчен яза. Аның «Төш вакытындагы могҗиза», «Курай уйный бер малай» һ.б. пьесалары Казан, Донецк, Сарытау, Кемерово, Барнавыл курчак театрлары сәхнәләрендә куела. Әбугалисина кыйссасы нигезендә язылган «Тылсымчы белән сихерче» (1966) пьесасы аеруча зур уңыш казана: курчак театрларының Бөтенрусия конкурсында икенче дәрәҗә диплом алуга ирешә. Тирән эчтәлекле, актуаль проблемаларны чагылдырган «Кичер мине, әнкәй!», «Өчәү юлга чыктык», «Туйлар узгач», «Сират күпере», «Мин Америка ачтым» һ.б. драма әсәрләре тамашачы һәм укучы тарафыннан яратып кабул ителә.
Рабит Батулла драматург буларак кына түгел, ә прозаик, балалар язучысы буларак та танылды.

Комментарийлар