Логотип «Мәйдан» журналы

Бүген белем бәйрәме!

Бүген белем бәйрәме!Беренче сентябрь безгәБәйрәмнең дә бәйрәме.Һәрберебезнең кулындаКүпме чәчәк бәйләме.Укытучы апалар даЕлмаеп-көлеп тора.Шатлыгыбыз эчкә сыймый,Алар да белеп тора.Бәйрәм булгач, бәйр...

Бүген белем бәйрәме!
Беренче сентябрь безгә
Бәйрәмнең дә бәйрәме.
Һәрберебезнең кулында
Күпме чәчәк бәйләме.
Укытучы апалар да
Елмаеп-көлеп тора.
Шатлыгыбыз эчкә сыймый,
Алар да белеп тора.
Бәйрәм булгач, бәйрәм инде,
«Икеле» дә куймыйлар.
Хәтта өй эшен бирергә,
Орышырга кыймыйлар.
Шаярабыз рәхәтләнеп,
Сөйләшеп туялмыйбыз.
Кызык хәлләр искә төшә,
Авызны җыялмыйбыз.
Беренче сентябрь бүген,
Мәктәп гөр килеп тора.
Һәрберебезнең йөзеннән
Шатлык бөркелеп тора.
Мөҗәһит Әхмәтҗанов

Фото: Миләүшә Альмеева

Комментарийлар