Логотип «Мәйдан» журналы

Бүген бакчачыларга чәчү, күчереп утырту эшләре белән шөгыльләнергә ярамый

Бүген — 13 июньдә Яңа ай туа.Мондый көнне бакчачыларга чәчү, күчереп утырту эшләре белән шөгыльләнергә ярамый. Орлыкларыгыз шытып чыкмаска, түтәлгә чыгарып утырткан үсентеләрегез авырып утырырга мөмки...

Бүген — 13 июньдә Яңа ай туа.
Мондый көнне бакчачыларга чәчү, күчереп утырту эшләре белән шөгыльләнергә ярамый. Орлыкларыгыз шытып чыкмаска, түтәлгә чыгарып утырткан үсентеләрегез авырып утырырга мөмкин. Әгәр инде ял итә белмисез икән, ул чагында зарарлы бөҗәкләргә каршы көрәш башлагыз.
Бу эш нәтиҗәле булыр. 14-15 июнь бакча эшләре белән шөгыльләнү өчен иң уңайлы көннәр. Кысла йолдызлыгында булган Ай үсә башлаганда чәчкән, утырткан яшелчә мул уңыш бирәчәк. Иртәгә ачык туфракка — кыяр, ташкабак, тәрәзә төбендә җәйге җылы көннәрне көтеп утырган помидор, борыч үсентеләрен чыгарып утыртырга була.
 
http://kiziltan.ru/

Комментарийлар