Логотип «Мәйдан» журналы

«Бу заман шундый заман ул...» дигән әдәби конкурс игълан итәбез!

«Бу заман шундый заман ул...» дигән әдәби конкурс нигезләмәсе ТАТМЕДИА АҖ «Мәйдан» журналы редакциясе ТР Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге белән берлектә татар әдәбиятын яңа әсәрләр белән баету, язучыл...

«Бу заман шундый заман ул...» дигән әдәби конкурс нигезләмәсе
 ТАТМЕДИА АҖ «Мәйдан» журналы редакциясе ТР Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге белән берлектә татар әдәбиятын яңа әсәрләр белән баету, язучыларны иҗат итүгә кызыксындыру, татар телендә әдәби әсәрләр иҗат итүче яңа авторларны барлау максатында  «Бу заман шундый заман ул...» дигән әдәби конкурс игълан итә.
Конкурс 2022 елның  1 октябреннән 2023 елның 1 февраленә кадәр үткәрелә. Җиңүчеләрне игълан итү һәм бүләкләү – 2023 елның 21 нче февралендә булачак.
Конкурска бүгенге заман һәм аның геройларын тасвирлаган, татар дөньясы мохитен чагылдырган проза әсәрләре кабул ителә. Алар моңа кадәр массакүләм мәгълүмат чараларында, аерым җыентыкларда басылмаган булырга тиеш. Бер автордан килгән әсәрләр саны чикләнми.
Конкурста катнашучылар үзләренең эшләрен электрон почта аша юллый яки «Мәйдан» журналы редакциясенә электрон рәвештә китереп бирә ала. Әсәр компьютерда Times New Roman шрифтында 14 нче кегль белән җыела, юл арасы 1,5 интервал булырга тиеш.
Конкурска килгән әсәрләрне бәяләгәндә, сюжет яңалыгы, авторның үзенә генә хас булган стиль үзенчәлеге, зәвыгы, тел-сурәтләү чаралары, теманың заманчалыгы исәпкә алына.
Конкурста катнашучылар үзләренең эшләре белән бергә «Мәйдан» журналына 2023 елның 1 яртыеллыгына язылу турындагы квитанция фотосын да беркетергә тиешләр.
Премияләр
«Повесть» номинациясе
1 урын – 30 мең
2 урын – 20 мең
3 урын – 15 мең
 
«Хикәя» номинациясе
1 урын – 15 мең
2 урын – 10 мең
3 урын – 5 мең
Иң яхшы әсәрләр «Мәйдан» журналында басылып чыгачак.
Конкурс йомгаклары турында мәгълүмат «Мәйдан» журналы сайтында һәм социаль челтәрләрдә урнаштырыла.
Әсәрләр, автор турында мәгълүмат, квитанция күчермәсен түбәндәге электрон адреска җибәрергә: maydan06@mail.ru
 
 
 
 

Комментарийлар