Тау артыннан офык ягы алсулана,
Күпереп торган туфрак исе басуларда.
Таң алдыннан ал офыкка каршы барам,
Туып килгән яңа көнне каршыларга.

Җирне назлап йомшак кына җилләр исә,
Җирнең өстен җилләр тарый, гөлләр үсә.
Бал кортлары ширбәт җыя, ширбәт эчә,
Чәчәкләрдән чәчәкләргә күчә-күчә.

Ак болытлар атыла кыйбла тарафына,
Мин дә очам гүя җилләр канатында.
Назлы җилләр – күңелләргә татлы дәва,
Зәңгәр күктән нурлар булып бәхет ява.

Бу туфракта һәркемнең дә хәләл көче,
Ишетелми монда дөнья гөрелтесе,
Һәр тарафта күңелләрдән җуелмаган,
Саф табигый тапланмаган гомер төсе.

Еллар узар, гомер үтәр, көннәр үтәр,
Әле җиргә кемнәр килер, кемнәр китәр?
Без китәрбез мәңгелеккә.
Ошбу мохит
Оныкларга изге көннәр бүләк итәр.

 

Чыңгыз МУСИН

Фото: https://pixabay.com


Комментарий язарга