Бу – дөнья бу,
Бу – мизгелләр юлы…
Кыйбла якта җилләр ярсыганда,
Җирдә нурлар шашкан чагында,
Мизгелләргә абынып егылганда,
Юк утларга ялгыш табынма!

Лилия Гыйбадуллина

 

28_180511_img_9359

Татар эстрадасы артистлары турында еш сөйләп, еш язып торалар. Чын-чынлап мактауга лаеклары да байтак, үз-үзләрен күккә чөеп, пиар ясау өчен һәртөрле мөмкинлектән файдаланырга җай гына эзләп торучылар да җитәрлек. Җыр дигән төшенчәне рифмасы бераз туры килгән шигырь һәм аннан-моннан йолкыган ноталар җыелмасы, ә клип дигәнне арыш басуы, печән кибәне йә булмаса ике каен тирәсендә моңлану дип күзаллаучылар да аз түгел. «Бүгенге эстрадага яңалыкка омтылу, үзенчәлек, зәвык җитми», – дип чаң сугучылар булса да, колак салучылар күп дип мактана алмыйбыз шул…

Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар иҗаты тамашачыларның игътибарын нәрсә белән җәлеп итә икән соң? Яңа җырларының көттереп кенә, сагындырып кына пәйда булуы беләнме? Һәр клипның үзе бер кыска спектакль рәвешендә төшерелеп, үзенчәлеккә ия булуы беләнме? Әлеге парның сәхнә сөйкемлелеге, җырчы гына түгел, алып баручы ролендә дә уңышлы чыгыш ясаулары сәбәпме?
Кайбер артистларның исем-фамилиясе басма матбугат, интернет битләреннән төшмичә, күзгә черки булып кереп тинтерәтсә, Шәрипҗановлар турында ара-тирә саран гына мәгълүматка тап буласың… Бу яшь гаилә чәчрәп чыкмый гына, салмак, әмма саллы адымнар белән эстрадада үз сукмагын салып килә, аларны яраткан, чыгышларын алкышлап, көтеп алган үз тамашачысы бар. «Син генә миңа дару», «Яле, иркәм!», «Кияү-килен», «Сагынасыңмы, саргаясыңмы?» кебек җырлары җиңел, күтәренке бер рухта булып күңелгә үтеп керсә, Дәүләт фольклор музыкасы ансамбленә кушылып җырлаган «Очраштык та киттек дөнья буйлап…» дигән җырлары зәвык һәм башкару осталыгы белән әсир итә. Төрле артистларның концертларын, дәүләткүләм чараларны парлап алып барганда, сүзнең тәмен, кадерен белеп сөйләү, уңышлы сайланган шигырьләр, таләп ителгәндә – тыйнак, затлы, кирәк урында – шаян, дәртле образга керә белү сокландыра.
Илсур – Актаныш районы Чалманарат авылы егете. Кечкенәдән мәктәптә уздырылган һәр чарада кайнап үскәч, аның Казанга, театр училищесына юл тотуына аптыраган кеше дә булмагандыр, мөгаен. Кайнап дигәннән, аларның сыйныфында бөтенесе бер иш: спорт ярышында да беренчелекне бирмиләр, «Созвездие-Йолдызлык» фестивалендә дә. Авылда, районда концерт-мазар булса, Илсур – җырчы да, алып баручы да. Җыр төгәлләнгәч, пәрдә артына атыла: анда кызлар яңа кием әзерләп торалар, яшен тизлеге белән өсне алыштырырга да инде сәхнәгә чыгып маташкан биючеләр чылбырына кушылырга кирәк, әле биисе дә бар!
Чалма башлы наратларның, челтер чишмәләрнең бер-бер тылсымы булмый калмас: Чалманарат – халкыбызга Тукай бүләге иясе, танылган шагыйрь Илфак Ибраһимовны, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, режиссер, менә дигән биюче Фаил Ибраһимовны бүләк иткән авыл. Кем белә, еллар үткәч, Илсур Шәрипҗанов исеме янәшәсендә дә мактаулы исемнәр урын алмасмы… Әлегә – якты хыяллар белән өртелеп, ымсындырып торган Казан каласы, икеләнеп кенә каршы алган театр училищесы. Мәктәптә җыр укытучысы Әфка абый, Илсурны башкаларга үрнәк итеп куйганда: «Менә, сезнең кебек йөгереп йөрми, кабинетка кереп җыр өйрәнеп утыра!» – дип үсендереп тора иде дә соң… Булачак артист өчен буй-сын, тышкы кыяфәт тә бик мөһим икән, авылдан тугызынчы сыйныфны бетереп кенә килгән унбиш яшьлек егет-малайны: «Буең бәләкәй бит», – дип ирен читен тешләп кенә баштан-аяк тикшереп чыгалар. Ярый әле Тукай мәсәлен, шигырьләрен сөйләп, биеп күрсәткәч, мәсьәләнең бу ягына күз йомалар. Әле имтихан буласы көнне, әтисе белән икәү авылдан ит комбинатына мал итүче машинага утырып башта Чаллыга килгәндә, аннан Казанга юл тотканда, малайның күңелендә укырга керергә дигән омтылыштан гайре давыллы хисләр булмагандыр булуын. Ә менә бераздан әтисе кайтып киткәч, дөньясында япа-ялгыз калгандай бер кыяфәттә, Дербышкада яшәүче туганнарына юл тотканда, күңел ишкәкләре авыл ягына каерырга иткәндер! Шулай да, инде студент булып, Рушания Ибраһимова, Алмаз Хәмзин, Инсаф Абдулла дәресләрендә эстрада бүлеге артисты һөнәренең серләренә төшенә башлагач, шәһәр тормышы үз эченә бөтереп ала. Укырга да, үз тормышыңны үзең кайгыртырга да кирәк. Авылдан биреп җибәргән акча белән ерак китә алмыйсың, фатир өчен түләсәң, тегендә-монда чыгып кайтсаң, ул сумнар бармак арасыннан аккан ком кебек коела да бетә. Шуңа күрә дәресләргә генә түгел, акмаса да тамардай акчасына өметләнеп, җир казырга, машина юарга да йөрергә туры килә. Авылда хезмәт белән үскән ике кулга кайда да эш табыла, теләгең генә булсын… Театр училищесы студентлары беренче курста үзләрен халык артисты, икенче курста – атказанган артист дип хис итә, өченче курста «миннән артист чыгар микән?» дип шикләнә башлый, дүртенчегә җиткәч исә «мин беркем дә түгел» дигән нәтиҗәгә килә, диләр…
Училищеда аларның группасы бик бердәм, дус булуы белән аерылып тора. «Аларда усаллык юк иде, – дип елмая-елмая искә ала укытучылары Рушания Салиховна Ибраһимова әлеге төркем турында. – Эстрадада укысалар да, менә дигән актерлар иде, телләре, сөйләмнәре чиста: бүген Ришат Төхфәтуллин белән эшләүче Рөстәм Гатауллин, Сөмбелә Вәлиәхмәтова; Чаллы театрында эшләп киткән Миләүшә Гыйльметдинова, Илнар Йосыпов… Илсурны группадашлары да, укытучылар да ярата иде, тырыш та, шаян да булды. Рус укытучылары да: «Очень органичный», – дип бәяләп, аның табигыйлегенә игътибар итәләр иде. Укырга алганда буең кечкенә дисәләр дә, бер елдан соң Илсурны танырлык булмады: икенче курска буйга үсеп, бөтенләй үзгәреп килде».
Әтисе Нияз да, әнисе Тәнзилә дә олы уллары Илсурның киләчәген ни рәвешле гоманладылар икән? Кечкенәдән хоккей дип «җенләнгән» малайны боз өстендә күзаллаганнармы? Авылда чын-чынлап шөгыльләнү мөмкинлеге булмаса да, Актанышта гимназиягә күчеп, интернатта торып укырга, Боз сараена йөрергә җай бар бит, безгә кил дип чакырып та торалар иде… Әллә сәхнә кешесе итеп күргәннәрме? Әллә соң әтисе үз күңелендә бөре генә булып калган хыялларының чагылышын улының күзләрендә абайлап алганмы? «Улым, җырла әле, җырласаң, кәнфит бирермен», – дип юмалый-юмалый, әле сабый гына булган малаен урындык өстенә бастырып җырлатканда, үз моңнарын йөрәк түренә йомарлаганмы? Янында туп кебек тәгәрәп үсеп килгән өч баланың бик иртә ятим каласын сизенгәнме?.. Юктыр, өрлектәй ир уртасы чагында, дөнья аклыкка күмелгән, бар халык яңа өметләр белән яңа елга аяк басарга җыенган мәлдә, йөрәк кинәт кенә тибүдән туктар да әле яши генә башлагандай тоелган гомер кыл уртасында шулай өзелер дип уйламагандыр… Илсуры училище бетереп, тормышын үз куллары белән корып килә. ТНВ каналында «Хәерле иртә!» тапшыруында стажировка үткәндә, ошатып, шунда төпләнеп тә китәрдәй иде… Дусты, җырчы Ришат Шәйхетдинов: «Концерт алып баручы кирәк», – дип шалтыраткач, ике уйлап тормаган… Асылъяр концертларын алып барды, Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов концертларын да алып бара хәзер. Ярар, барысы да хәерле булсын… Икенче улы, Нәсиме унберенчене бетерергә җыена. Язиләсе, төпчекләре, бәләкәйрәк әле. Әдәбиятны ярата, укуга бик хирыс. Бәхетләре генә булсын берүк. Тыныч заманда яшәсеннәр, ата-аналы, алтын канатлы булып үссеннәр. Нияз үз әтисе Мәхиянның – авылның, колхозның иң гадел кешесе саналган ир-егетнең – тулы ятимлектә үткән ачы тормышын, гыйбрәтле хикәятләрен яхшы хәтерли, репрессия елларында юкка чыгарылган әби-бабасын күреп белмәсә дә, аларның зар тулы тавышы колагында кайтаваз булып яңгырап тора. Балаларына андый хәсрәт күрергә язмасын иде дә соң…
Әти кешенең изге теләкләрен күкләр кабул итмәде. 2011 елның 29 декабрендә, тыштан ап-ак булып күренгән дөнья бу гаиләне кара кайгыга салды.
Ә тормыш дәвам итә иде. Мәктәпне бетергән Нәсим Казанга укырга киткәч, әнисенә терәк булыйм дип, Илсур авылга әйләнеп кайтты. Ихата тулы мал-туар, хәсрәт утында калган әнкәсе, сеңлесе… Актанышның данлыклы «Агыйдел» җыр-бию ансамбленә эшкә урнашкач, көнгә көн ялганып үтсә дә, ачы чынбарлык – әтисез тормыш үзәкне өзә иде…
Бер елдан соң кабат Казанга юл тоткан мәлендә, Илсурны Габделфәт Сафинның Мәскәүдә узачак концертларына алып баручы итеп чакыралар. Тик ул җыенып килеп җиткәндә, аның урынына Гөлназ Хәлимова исемле чая, матур бер кызны алып куйганнар икән. «Бер килгәч, китмә инде, безнең белән барырсың, булышырсың», – диләр, Илсурны кире борып җибәрмиләр. Егет автобуста озын юл буе Рөстәм Гайзуллин белән сценарий кабатлап барган кыздан күзен алмый: кем соң әле бу, кайда күргәне бар? Йөзе шулкадәр таныш… Менә инде, тишек хәтер диген…
– Соңыннан белдем инде, үзем ундүрт яшемдә үк гашыйк булган Гөлназ икән ул! Исегездәдер, элегрәк, телевизорда «Җырлыйк әле» тапшыруының башында да, азагында да «Әйдә, җырлыйк әле-е-е…» дип сузалар иде. Мин шундагы кызга гашыйк булган идем… Тик бу сәфәрдә бездә гыйшык кайгысы булмады, талашып беттек. Кайтканда бөтенбез бергә автобуста «мафия» уенын уйнап кайта идек, шунда Гөлназ мине җиңде. Ә мин бер дә җиңелергә яратмыйм, ачу чыкты, әрләшеп киттек. «Син бу холкың белән беркайчан да кияүгә чыга алмыйсың!» – дигәнем истә әле.
– Без икебез дә лидер, баш бирергә яратмыйбыз. Минем дә ачу килде. Кечкенәдән малайлар белән уйнап үстем, егет халкы белән гел уртак тел таба идем, ярыйсы гына көчле холык формалашкан. Ә монда ниндидер «самовлюбленный» берәү шулай дип торсын әле…
Гөлназның уенын-чынын кушып шулай диюендә арттыру юк. Чыннан да, аларның мәхәббәтләре менә шулай башлана. Хәер, мәхәббәткә тиклем ничарадан бичара янәшә бастырып куйган, тамашачы алдында егет белән кыз булып уйнаткан сәхнә бар бит әле. Гөлназны да сәхнәгә алып килгән сукмаклар бар.
Сукмаклар дидем дә… Оясында ни күрсә – очканында шул була бит. Гөлназның әнисен – Азнакайның мөлаем тавышлы, сөйкемле йөзле Светлана Сабирова дигән җырчы кызын әле күпләр онытмагандыр. Ул читтән торып Казан дәүләт сәнгать иститутында укыганда, туачак кызы әле йөрәк түрендә генә була, шул рәвешле, икәүләп укый алар. Соңрак, әнисе гастрольләргә чыгып киткәндә, Гөлназ Азнакайда еш кына әбисе белән бабасы янында кала. Әбисенең таләпчәнлеге җитәрлек: кая да булса чыгып китәргә җыенсаң, әйтми генә китеп кара! Күлмәк пычранса да, аңа әйтергә шүрләтә… Әнигә шалтыратып зарлануың яхшырак…

30_180511_img_0845
– Хәзер менә безнең Асылбикәбез дә Азнакай әбисен «Усал әби» дип йөртә, – дип елмая Гөлназ, балачак хатирәләрен яңарткан мәлендә.
«Усал әби»нең сабакларына мең рәхмәт кенә әйтергә кирәктер: Казанга күченеп киткәнче, бишенче сыйныфка кадәр Азнакайда укыган, музыка мәктәбендә скрипка классында да шөгыльләнергә өлгергән кыз чип-чиста итеп ана телендә сөйләшә, «башкалада тәмам руслашып беттем шул» дияргә яратса да, балачактан канына сеңгән туган телнең тәмен дә, ямен дә җуймый. Бүген зур-зур кичәләрне рәхәтләнеп рус телендә дә, татар телендә дә бердәй җиңеллек белән алып бара ул. Азнакайда «Ләйсән» ансамбленә, Казанда хорга йөрүе, пединституның музыка бүлегендә укып, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахмановтан вокал дәресләре алуы, икенче курстан ук 85 нче мәктәптә үзе вокал укыта башлавы – ипләп-ипләп сәхнә тәҗрибәсе тупларга мөмкинлек биргән сукмаклар.
– Айдар абый миңа: «Әзрәк ябыксаң, сине үземнең ансамбльгә алыр идем», дигән иде, күрәсең, ул чагында таза булганмындыр инде… – Гөлназның нур чәчеп елмаюында кояш нуры чагылып китә. – Ул җитәкләгән фольклор ансамбленең фанаты мин, бөтен җырларын тыңлап, видеоларын карап барам… Тик мин билгесезлек булганны, икеле-микеле уйлап торганны яратмыйм, барысы да конкрет кирәк. Ул вакытта төрле чаралар алып бара, җырлый идем, шул юлымны дәвам иттем, бүген Халыклар дуслыгы йортында чаралар оештыру бүлеге мөдире булып эшлим.
Илсур белән табышканын Гөлназ да «әрләшеп таныштык» дип искә төшерә. Язмыш аларның чәчен чәчкә бәйләргә теләмәсә, Мәскәүгә барып кайткан арада танышкан, талашкан, икесе ике якка киткән булырлар иде, әбиләр әйтмешли, шуның белән вәссәлам дияр идек. Тик… ярты еллап вакыт узгач, аларның юллары бер ноктада, дөресрәге, бер сәхнәдә очраша.
– Бервакыт миңа Илнар Йосыпов шалтырата: «Гөлназ, син гастрольләргә йөрисеңме ул? Гүзәл-Илдар җыр театрына алып баручы кыз эзлиләр, риза булсаң, сиңа Илсур исемле егет шалтыратыр, аның белән сөйләшеп бетерерсез», – ди… Сөйләштек, ризалык бирдем, тугыз ай буе бер сәхнәдә эшләдек! Көн саен егет белән кыз булып, бер үк әйберне сөйләп йөрибез. Үзебез сәхнә артында талашып бетәбез, тамашачы алдында рольгә керәбез. Кеше исә безне чыннан да гашыйклар дип кабул итә иде, мин әйтәм: «Сез нәрсә! Аның нинди тәкәббер икәнен белмисез әле!» дим…
– Илнар миңа Гөлназның телефонын биргәч, башта: «Юк, юк, ул кыз кирәкми!» – дидем әле. Шулай да шалтыраттым инде. Минем белән бергә эшләргә риза булмас дип уйлаган идем… Гастрольләр азагында, Самарага баргач, бер-ике көн ял булды да, иркенләп сәүдә үзәгендә йөрдек, менә шул чагында симпатия туды да куйды. Гөлназның чатырдап торуы ошадымы… Минем әни белән дә охшашлыгы бар, икесе дә акыл өйрәтергә яраталар…
Әллә соң мәхәббәт йолдызы әллә кайчан, Мәскәү юлында төн буе «мафия» уены уйнаганда ук кабынды микән? Үзләренә дә сиздермичә, ике йөрәккә очкын булып төшкәндер дә, балкып янар сәгать сукканны көтеп, көлеп-көлемсерәп кенә яткандыр. Монысы – минем фаразларым гына…
Бер-берсенә инде эт белән мәче шикелле түгел, назлы карашлар белән төбәлгәндә, ул очкыннар, җиңел сулап, якты йолдызга әверелгәндер. Май башында Илсурның кызны үз авылына кунакка чакыруы бәрәңге утыртырга иптәш булсын әле дигән максаттан булды микән, әллә әнисе белән таныштырырга теләвеме – үзләре беләләрдер… Илсурның әнисе: «Мин йорт-җирне, малларны калдырып, Казанга барып йөри алмам, әниең үзе кунакка кайтсын», – дип чакыргач, никах турында инде җитди итеп сөйләшергә Гөлназ бераздан әнисе белән бергә янә авылга кайта. Тимерне кызуында сугып, 1 июньдә никах укытырга булалар.
– Туй мәҗлесен сентябрь аенда ясадык. Шуннан бирле кая гына барсак та, икебез гел бергә без. Илсур ике-өч сәгатькә генә өйдән югалып торса да, сагынам, «кайт инде», дип шалтырата башлыйм мин. Икенче бүлмәдә телевизор карап утырса утырсын, иң мөһиме – янымда булсын… Сүзгә килгән чаклар да була, икебез дә тиз кызабыз, тиз сүреләбез, урап киләбез дә берни булмагандай барып утырабыз. Илсур бик тә кыз бала тууын теләгән иде, Асылбикәбезне бик ярата! Кызыбыз туганчы ансыз ничек яшәдек икән, нишләдек икән, диешәбез… Малай туса – Минтимер, кыз булса – Сөембикә исеме кушарга теләгән идек. Берзаман Илсур әйтә: «Туктале, Сөембикәнең язмышы бер дә бәхетле төгәлләнмәгән бит…» – ди. Ул чакта Асель дигән исем таралып килә иде, татарча әйтсәң, Асыл була бит инде. Сөембикәнең «бикә»сен алдык та, кызыбызга тоттык та Асылбикә дигән исем куштык. Аны ике көнгә генә калдырып китсәм дә, җаным өзелә минем, шуңа күрә үзебез белән йөртәбез…
Артист һөнәрен сайлаган әти-әнисен айга бер, кайда бер күрергә тилмереп үскән балалар турында укыганым да, язганым да бар. Гөлназның бу сүзләрен ишеткәч, концерт залында, әтисе белән әнисе янында бөтерелеп йөргән нәни кызчыкны күргәч, беркадәр җиңел сулап куйдым: гаилә белән бербөтен булганда, юл газапларын да, һәртөрле авырлыкларны да бирешмичә җиңәргә була. Иң мөһиме – бала күңелендә ярага да, сагышка да урын юк, әти-әни янәшәсендә һәрчак җылылык һәм наз гына.
Кечкенәдән бозга, тимераякларга гашыйк Илсурның Казанда профессиональ тренер кул астында хоккей командасында уйнавын ишеткәч, мин дә елмаеп куйдым: балачак хыялларының әлегәчә ияреп йөрүе, алай гына да түгел, чынбарлыкка әйләнүе ул хыяллар хуҗасының үҗәтлеге, максатчанлыгы, тәвәккәллеге турында сөйли ләбаса. Александра Пахмутова музыкасына язылган популяр җырны, шул җырдан телгә берегеп калган әйтелмәне дә белмәүчеләр сирәктер: «В хоккей играют настоящие мужчины, Трус не играет в хоккей!» Туган көненә хатыны бер елны тимераяк, икенче елны кәшәкә бүләк иткән – димәк, хыяллар да уртакка, бербөтенгә әйләнгән. Курчак кебек кенә Асылбикәгә әтисенең дүрт тәгәрмәчле «ролик» алып кайтуы, өйдә икәүләп «хоккей уйнаулары» бу бөтенлекне түп-түгәрәк бәхеткә әйләндерә шикелле…
«Әнгам Атнабаев, Роберт Миңнуллин шигырьләрен яратам» дигән Илсурның үз хезмәтләренә, сайлаган юлларына үз карашы бар.
– Сәхнәдәге урынны тамашачы билгели. Үз түшәмеңнән дә биегрәк сикереп булмый, халык җыялмыйсың икән – димәк, гаеп синең үзеңдә. Эшеңә таләпчәнрәк карарга, эзләнергә, тырышырга кирәк. Бүген тамашачының сайлау мөмкинлеге бар, тели икән – ул синең концертыңа килә, теләмәсә – башканыкына… Сүз дә юк, дуэтларыбызны яратып кабул иткәннәрен күрү күңелне сөендерә, үз көчебезгә ышанычны арттыра.
«Бар әле дип гомер итәселәр, бар әле дип дөнья көтәселәр, очраштык та киттек дөнья буйлап», – дип үзләре җырлаганча, яшь парның сабыр-салмак, әмма саллы адымнар белән сәхнә юлыннан атлап килүләре. Ул юл да боз мәйданчыгыннан ким түгел: теләсә кайсы мизгелдә таеп егылуың, төртеп китүләре, борынны канаткан мәлләр булуы бар. Әмма мизгелләрдән генә торган гомер юлыннан һәрчак җитәкләшеп, зәвыклы-затлы иҗатны гына юлдаш итеп атлаганда, бозлы дигән сукмакларга келәм булып чәчәк түшәлергә мөмкин бит…

Айгөл Әхмәтгалиева.
Фотолар гаилә архивыннан.