Бу көннәрдә бик еш искә төшә

Балачагым, өзеп үзәкне.

Әни яккан ап-ак мич алдында

Җылытасы иде йөрәкне…

 

Әни яккан, утынын да тапкан,

Мичен салган башта гөл итеп!

Озын кышлар яну-көюләрен

Чиләк-чиләк җыйган көл итеп.

 

Җилгә түгел, җиргә сипкән көлне,

Суган түтәлләре өстенә.

«Тәти күлмәк алыр акча бит син,

Суганкаем, тизрәк үс кенә!» –

 

Диеп сыйпап утыруым истә

Яшәү төсе яшел түтәлне…

Ятимлекнең суганнан да әче

Тәме җанда берәр бетәрме?!

 

Тәти күлмәк… Хәер, мин күлмәкнең

Иң матурын кидем үскәндә!

Ай-йолдызлар бердәй соклангандыр

Әнием кич тегү теккәндә.

 

Күз нурларын җөйгә түккәндә лә,

Гомеркәе җилдәй үткәндә,

Ялгыз башы ниләр уйлагандыр,

Без тезелеп очып киткәндә…

 

Балачагым, ерак балачагым,

Әнилем син, ялантәпилем.

Бу көннәрдә бик еш сине эзләп

Туган йортка кайта хәтерем.

 

Сирень Якупова

Фото: ok.ru

«Мәйдан» №1, 2021 ел.

 


Комментарий язарга