Логотип «Мәйдан» журналы

Бу көннәр

Нәрсә булды бу көннәргә, ниләр булды,Сүзне-сүзгә, чөйне-чөйгә кага кемнәр?.Нәтиҗә бер (ничә гасыр кабатлана!) –Каргыш белән каһәрләнеп ага көннәр. Нәрсә булды бу көннәргә, ниләр булды? –Гаделлекн...

Нәрсә булды бу көннәргә, ниләр булды,
Сүзне-сүзгә, чөйне-чөйгә кага кемнәр?.
Нәтиҗә бер (ничә гасыр кабатлана!) –
Каргыш белән каһәрләнеп ага көннәр.

 
Нәрсә булды бу көннәргә, ниләр булды? –
Гаделлекнең соң тамчысы тамар хәлдә.
Һәр чамалы – үз-үзенә үзе патша,
Һәр чалмалы – үз-үзенә үзе хәлфә.
 
Нәрсә булды бу көннәргә, ниләр булды,
Килер көнгә кемнәр тагын ниләр үрде?
Бу көннәргә көндәш булып, ник төшемә
Кабат-кабат Болгар керде, Биләр керде?
 
Нәрсә булды бу көннәргә, ниләр булды? –
Таш бәгырьләр таштан гайре катып бара.
Ахры, бу җир кешелексез Кешелектән
Чираттагы таш гасырга кайтып бара...

Комментарийлар