Логотип «Мәйдан» журналы

БУ ЙӨРӘК НИЧЕК ТҮЗӘР...

Китап укып утырасың...Сиңа карыйм тутырып.Сизмисең дә... Минем күзләрСиндә калдылар торып.Эзләгәнем таптыммы әллә,Кармагыңа каптыммы әллә?!Каптым, каптым, әйе, каптым...Күзләреңә карап баттым.Минем кү...

Китап укып утырасың...
Сиңа карыйм тутырып.
Сизмисең дә... Минем күзләр
Синдә калдылар торып.
Эзләгәнем таптыммы әллә,
Кармагыңа каптыммы әллә?!
Каптым, каптым, әйе, каптым...
Күзләреңә карап баттым.
Минем күзләр синдә калса,
Синең күзләр – китапта...
Күзләреңне табалмадым
Ничә китап укып та.
Сиңа карыйм, карыйм,
карыйм...
Карыйм да, карап арыйм.
Кала күзләр, чыкмый сүзләр,
Бу йөрәк ничек түзәр?
 

Әмир МӘХМҮДОВ


Фото: https://ru.freepik.com

Комментарийлар