Логотип «Мәйдан» журналы

Бу гөнаһлы җирдә ни кала?

Сабыр канатларың талганда даӨметеңне өзмә, и бала.Сабыйларның керсез рухы сүнсә,Бу гөнаһлы җирдә ни кала?!Синең тавыш чишмә чыңы төсле,Күңелемә дәртле моң сала.Сабыйларның шат авазы тынса,Бу гөнаһлы җ...

Сабыр канатларың талганда да
Өметеңне өзмә, и бала.
Сабыйларның керсез рухы сүнсә,
Бу гөнаһлы җирдә ни кала?!
Синең тавыш чишмә чыңы төсле,
Күңелемә дәртле моң сала.
Сабыйларның шат авазы тынса,
Бу гөнаһлы җирдә ни кала?!
Көләч йөзләреңә төбәлгәндә,
Йөрәгемнән сагыш югала.
Сабыйларның нурлы йөзе сулса,
Бу гөнаһлы җирдә ни кала?!
Тормышымның бөтен мәгънәсе дә
Син булуда гына, и балам.
Сабыйларын югалтканнар өчен
Бу гөнаһлы җирдә ни кала?!
 

Фәнис МОТЫЙГУЛЛИН


Фото: https://twitter.com/home





Комментарийлар