***
Бер уйланасым бар әле,
Төн белән ялгыз калып.
Бер… якты моңланасым бар,
Күңелгә йолдыз алып.

277838_900

Пакьләнә, яктыра барып,
Куе нурда чыланып,
Елыйсым бар әле минем
Йолдызлы тамчыланып.

Бар әле шигырь язасым,
Каләмне айга манып.

 

Айның ундүртенче кичәсе

Айдан туры күңел түренә
Агып тора сагыш чишмәсе.
Белмим, белмим, әллә нишләсе –
Айның ундүртенче кичәсе!

Киләчәккә дигән юллардан
Килә хәзер, хәзер үтәсе.
Кайсысындыр озата китәсе,
Аңа матур сүзләр әйтәсе…

Нурга бәрлеп чыңлый көмеш җыр,
Һәр авазы — чакру шикелле.
Күңелдәге иясез сагыш
Киртәләрне тар-мар китерде!

Янда гына кебек бәхетем,
Табар кебек булам, алынсам.
Булыр кебек олы могҗиза,
Берәр кылга килеп кагылсам…

Йөрим ялгыз. Тын урамнардан
Бу үтүем, белмим, ничәнче!
Ал нурларда эреп югалды
Айның ундүртенче кичәсе…

 

***
Очраштылар кинәт. Шул чакта
Әзер иде куллар элеккечә
Әверелергә шашкын кочакка.

Акыл дәште: «Якын килмәскә!»
Куллар гаҗәпләнеп туктап калды.
Фәрман алды күзләр: «Күрмәскә!»

Сәламләште битләр, киемнәр,
Һәм иреннәр. Алар бер-берсен бит
Шундый якын белә иделәр!

Һәр чәч төге дустын таныды.
Кавышуны көтеп, һәркайсысы
«Тик бер мизгел!» диеп ялынды…

Рәнҗеп кузгалдылар аяклар.
Бөтенләйгә бар да үзгәргәнен
Алар әле кайчан аңларлар!

 

Рәнҗемәгез

Китәбез дә югалабыз.
Ниләр күрми газиз башлар.
Оныттылар, кайтмыйлар, дип
Рәнҗемәгез, авылдашлар!
Иссә җилләр туган яктан,
Күңелләрдә – давыл, давыл!
Сөйгән ярлар онытыла,
Онытылмый туган авыл.
Кырык ел элек Казан-су
Нинди эздән ага иде,
Кайсы турда иде басма,
Кайда бәртәс каба иде,
Нинди хуш ис килә иде
Ул чактагы үләннәрдән —
Сез аны бездән сорагыз,
Бездән – читтә йөргәннәрдән!
Китә сукбай, авылының
Соң сурәтен алып китә.
Күрше кызы анда һаман,
Нәни килеш, казлар көтә.
Хыялында шул авылга,
Шул авылга кайта сукбай,
Урамнардан кат-кат үтә…
Монда кайтсаң – бар да үзгә!
Ятсыналар хәтта ташлар.
Оныттылар, кайтмыйлар, дип
Рәнҗемәгез, авылдашлар!

 

Өянкеләр дисәм

Өянкеләр, безнең өянкеләр
Йөри дисәм эчке күлмәктән,
Эвкалипт дигәннәре икән!
Кайсылары хәтта шәрә тән.

Эсседер. Тик… бу як агачларда
Тыйнак бер ямь барыбер юк сыман.
Ягымлыдан бигрәк, кыланчыклар,
Матурдан да битәр, купшылар.

Безнекеләр яши, дөнья көтә –
Кайсы гына ялган җимешле?
Мода кумый алар – күлмәкләре
Үзе гади, үзе килешле.

Таллары да безнең елак түгел.
Чылатып тик аяк очларын,
Маймычларга нидер сөйли алар,
Салып суга кайчак учларын.

 

***
Зәңгәр чардуган, ак каен…
Үзгәрде барыр юлым…
Килдем, әнием, сизәсеңме –
Яраткан, төпчек улың!
Зәңгәр чардуган, ак каен…
Бар да югалдымыни?
Синнән лә, синнән, әнием,
Шул гына калдымыни?
Каен җилдә тирбәлә дә
Җилкәмә сала чугын…
Күз алдымнан китми, әнием,
Каен күк сылу чагың.
Онтылмый, әнием, онтылмый,
Исемдә барысы да.
Гөрләшеп яшәдек зәңгәр
Тәрәзләр арасында.
Кытыршы кулларың белән
Битемнән сөя идең.
«Алдашма, улым, гадел бул,
Әйбәт бул!» дия идең…
Зәңгәр чардуган, ак каен,
Хушыгыз, ары китәм.
Әйтсеннәр кешеләр: «Кара,
Әнисе төсле икән бу,
Әнисе төсле икән!»

 

***
Юатмас, берәү дә юатмас.
Карарлар – күрмәсләр бүтәннәр.
Тик синең каралыр түшәмең,
Чайкалыр тик синең идәннәр.

Син түгел – йөрер тын күләгәң
Мең сүзле ваемсыз дөньяда.
Ә җаның – гүя кош оясы.
Берни юк ул салкын ояда!

Урланган шатлыклар, өметләр —
Тик җилләр, тик ачы көз инде.
Бу язмыш тик сиңа бирелгән.
Тулаем бирелгән. Түз инде!

…Ул килер тамакка… Кайтарыр
Нарасый, иң көчсез чагыңны.
Шәфкатьле бер төер. Йомшартса,
Бары шул йомшартыр кайгыңны.

Ерак тор акыллы сүзләрдән,
Сынаулы күзләрдән ерак тор.
Кинәттән яңагың чылатыр
Иң ихлас, рәхимле тамчылар.
Юатса, тик шулар юатыр.

 

Язмышыңа кереп барасың

Кайчан гына әле тездә идең.
Сиздермичә генә, бала, син,
Иркә чәчләреңне тарый-тарый
Язмышыңа кереп барасың.

Күңлең инде күптән киләчәктә,
Бер дулкынны бары көтәсең.
Билдән кердең суга. Менә инде
Иңнән булыр – йөзеп китәрсең..,

…Күңелледер сиңа – онытылып
Дулкыннарны яру синең эш.
Ярдагыга ничек? Уй-моң белән
Каймаланган безнең сөенеч.

Каралык бар җирдә – дегет кебек.
Бар аклыклар – күзең чагылыр.
Хыянәт бар җирдә.
Дөнья сиңа
Кайсы кулы белән кагылыр?

Күз буалар төсләр. Сүзләр – бутый.
Гримлана кайчак хаклык та.
Шатлык – юләр.
Шикләнми бир кулың
Бары аңа – бары сафлыкка.

Чәчәкләрнең сайла акларын син,
Ә юлларның – туган моңлысын.
Дөнья сиңа бары ару кулы,
Җылы кулы белән орынсын.

 

Оча йөрәк

Кош сулкылдый эчтә, күкрәктә.
Зөлфәт.

Оча йөрәк, оча, оча, оча –
Канат кагышларын санамый.
Океаннар кичте, океаннар.
Ә туктарга аңа ярамый.
Ядрә булып кайгы тишеп үтә,
Шатлык аны кинәт яралый.
Авырая канат. Таяныч юк.
Их, кунасы иде. Ярамый!!!
Бары аңа, бары аңа гына
Йокы да юк, ял да, тынгы да.
Чыдамаска аңа ярамый! Һич!
Тик еларга ярый. Тын гына.
Очыш! Төнлә, көндез,
Томан булып
Бозлы сагыш йөзгән таң белән.
Давылларны ярып үтәсе бар
Каурыйсыз тән, сабый тән белән…
Менә дулкын бәрде – авыр-авыр!
Тагын бәрде – аннан көчлесе.
Кара тынлык. Кап-караңгы тынлык…
Уян йөрәк! Йөрәк, ниш-ли-се-е-ең!..
Төпсезлеккә, салкын төпсезлеккә
Инде төшеп җиттем дигәндә
Алып чыкты, алып чыкты йөрәк!
Яз, бәпкәләр йөри чирәмдә…
Килер ул көн: инде соңгы тапкыр
Талпыныр да, тынар канатлар.
Ә ул, сүнә барып, «Туктамаска!
Туктамаска!» диеп кабатлар…
Ул сискәнер, очып китәр әле,
Кагылсагыз аңа сак кына.
…Безнең хакка барган шушы бөек
Очышка тиң яшәү тап кына!

 

Кабер ташындагы язу

Мин, кешелек, ятам монда сибелеп.
Үземне җиңеп, үземнән җиңелеп.

Мин яшәдем. Мин кодрәтле, бай идем.
Зәңгәр күгем, зәңгәр суым бар иде…

Мин ашкынып киләчәккә барганда
Һәммә тере, куркып, юл сабар иде…

Мин кешелек идем, шуңа төшенеп
Җитмәде кешеләр, кисте сулышым
Уң кулым белән сул кулым сугышы…

Кем дансыз калам, диде, ә кем – малсыз…
Ята сөякләр һичбер аермасыз.

 

Алка таптым

Югалттыңмы аны күршегә
Утырмага кереп барганда?
Табылмагач, «пәри, тап!» – диеп
Ялваргансың булыр аңа да.

Табылды бит! Бүләк – бер үбү!
Яулык читен ачып кара да…
Тик …алканы ничек тапшырыйм?
Ике йөз ел безнең арада.

 

Сагышка

Кояштандыр шатлык: анда
Якты-җылы – бергә.
Кайгым – Җирдән. Гади, гүя
Туфрак белән төргән.

Ә син бүтән. Таныш түгел
Синең чалымнарың.
Бии, бии соры ялкын,
Ишеп күңел ярын…

Айга өргән эт шикелле,
Нәрсә даулап һаман
Син үртәлеп төбәләсең
Ят тарафка табан?

Кай истәлек борчый сине,
Нинди ерак тавыш?
Галәмнең кай бушлыгыннан
Килдең миңа, сагыш?

 

Юлда

Ком бөртеген аерырга куркам комнан –
Кемнәрнедер мәңге ятим итәрмен күк.
Ыргытам дип алган ташны кире куям –
Эчендә ул мең-мең галәм йөртәдер күк.

«Ишет!» диеп ялварадыр мең-мең аваз,
Кемдер хөкем, кемдер ярдәм көтәдер күк.
Минем өчен мизгел булган ярсу җилдә
Кемнәрнеңдер дәверләре үтәдер күк…

Олы уйлар, искитмәле уйлар уйлап,
Мин сак кына атлап барам дөнья буйлап.
Бар күзләрен ачып тормыш карап кала.

Ак болытлар ага ике күзгә тулып.
Тереклекне сыендырган урман булып
Аста куе яшел үләннәр чайкала.

 

***
Ай, мәгънәсез уза көннәр,
Ай, әрәмгә үтә лә!
Шытым килеш күпме өмет
Шиңеп калды түтәлдә.

Күпме хыял кысыр калды…
Юк максат һәм юк теләк.
Иясе җуйган сәгать күк
Текелди тәндә йөрәк.

 

***
Хыял тәмен татып ымсынам мин,
Татлы төшләр күреп үртәләм.
Гөл-чәчәкле, нурлы бу дөньядан
Шуып үтте бары күләгәм.
Шуып үтте салкын күләгәм.

Бүләк гомер, бердәнбер бу гомер
Башланмаган килеш — азакта.
Канда тып-тын күпме гайрәт ята,
Җанда күпме кайнар наз ята.
Җанда әле күпме наз ята!

Тоям төптә тонык гөрелтеләр,
Олы язмыш мине көткәндер.
Бөредәге «мин»не уятырга
Баштан сыйпау, бәлки, җиткәндер?
Чәчтән сыйпау, бәлки, җиткәндер?

…Өлгермәдем, ахры, табылып мин,
Өлгермәмен, ахры, кабынып.
Дөньягыздан, ахры, китәрмен мин,
Уянмаган янар тау булып.
Янмый калган янар тау булып.

 

Соң түгелдер әле

Соң түгелдер әле, соң түгелдер
Күз төбәргә яңа үрләргә.
Бу гомерләр безнең ут-күмердер,
Тиештер соңгача дөрләргә.

Безгә дип өр-яңа таңнар атар.
Татыйсылар әле татылыр.
Юрап өлгер бары, юрап өлгер
Бәхеткә – йолдызлар атылыр.

Хыял тәме, янар яшьлек яме
Үтсә дә, бөтенләй үтәме?
Арыгандыр бәлки, тик шулай да
Күкрәктә шул йөрәк бит әле!

Соң түгелдер әле, соң түгелдер
Күз төбәргә яңа үрләргә.
Юл чыгарбыз әле чал чәчләрне
Җилфердәтеп япь-яшь җилләрдә.

 

«Мәйдан» журналы архивыннан.


Комментарий язарга