Логотип «Мәйдан» журналы

Бу фанида бары да бәйле...

* * *Бу фанида бары да бәйле бер-беренә:Аерылмый камиллектә һич кешеләр.Кайчак бездән акыллырак нәни бөҗәк,Агымсуга башын игән нәфис тирәк. ...Мин дә нәфис тирәк идем сабыйлыкта,Бөдрә каен булып...

* * *
Бу фанида бары да бәйле бер-беренә:
Аерылмый камиллектә һич кешеләр.
Кайчак бездән акыллырак нәни бөҗәк,
Агымсуга башын игән нәфис тирәк.
 
...Мин дә нәфис тирәк идем сабыйлыкта,
Бөдрә каен булып тордым балигълыкта.
Булдым юкә – һәр чәчәген чаган үпкән.
Булдым имән – ябалдашын давыл кискән.
 
Күпме уйлап, күпме сынап, аңламадым:
Нинди агачка тиң булу соң яхшырак?! –
Көз җитүгә, өзелеп төшеп җиргә ята
Каеннан да, имәннән дә шул ук яфрак.
 
Җәй буена агач күрке булган яфрак
Кар астында карала да череп бетә...
Яз җитүгә, яңа яфрак көтә җиһан!
Ә искесен... беркем алмый инде искә.
 
...Бу фанида камилрәк түгел кеше,
Безнең язмыш – җирдә яткан яфрак төсле.
Шәмсия Җиһангирова.

Комментарийлар