Логотип «Мәйдан» журналы

БТК БК татар тарихына, шәхесләренә багышланган китапларны тәкъдим итү чараларын оештыра

Анда 4 авторның китаплары презентацияләнәчәкБүген, 28 октябрь көнне сәгать 15.00 дә, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының утырышлар залында (Казан шәһәре, Карл Маркс урамы, 38/5 нче йорт) Х...

Анда 4 авторның китаплары презентацияләнәчәк


Бүген, 28 октябрь көнне сәгать 15.00 дә, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының утырышлар залында (Казан шәһәре, Карл Маркс урамы, 38/5 нче йорт) Хәлил Гайнетдинов һәм Ким Шакировның “Космос безне дәшә, җиһангирлар” исемле китабын тәкъдим итү чарасы була.
29 октябрь көнне сәгать 18.00 дә, Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җыены кысаларында, “Казан” милли мәдәният үзәгендә (Пушкин урамы, 86 нчы йорт) Башкортстанда яшәп иҗат итүче галим, публицист һәм әдип Касыйм Йосыповның китаплары белән якыннан танышып була.
“Без берничә ел элек аның 2 китабын презентацияләгән идек. Касыйм Йосыповның туган ягына багышланган 6 китабы нәшер ителде. Соңгы чыккан китапларын исә 29 октябрьдә күрергә мөмкин булачак”, - диде бүген Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетында уздырылган матбугат конференциясендә әлеге комитет рәисе урынбасары Марс Тукаев. Әлеге чарага Башкортстанның Чакмагыш районыннан 45 кешелек делегация киләчәген дә хәбәр итте. Делегация составында район башлыгы Риф Йосыпов та булуы көтелә.
30 октябрь көнне сәгать 13.00 дә исә танылган язучы, галим, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмованың “Ана” китабы киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителәчәк. Басма танылган язучы Чыңгыз Айтматовның әнисе − чыгышы белән Кукмара районнан булган Нәгыймә ханымга багышланган. Чара шулай ук “Казан” милли мәдәният үзәгендә үткәреләчәк.
 
Татар-информ.

Комментарийлар