Логотип «Мәйдан» журналы

Бройлер тавыкны бөтен килеш пешерү рецепты

Бөтен тавыкны эчен һәм тышын тоз, борыч белән ышкырга, майонез һәм аджика сыларга мөмкин. Итнең үз тәме булсын өчен башка тәмләткечләр салмыйм. Әгәр сез базилик, хмели-сенули, тавык өчен тәмләткечләр...

Бөтен тавыкны эчен һәм тышын тоз, борыч белән ышкырга, майонез һәм аджика сыларга мөмкин. Итнең үз тәме булсын өчен башка тәмләткечләр салмыйм. Әгәр сез базилик, хмели-сенули, тавык өчен тәмләткечләр яратасыз икән, рәхим итеп сала аласыз. 

авыкны «рукавка» тыгарга һәм 1,5 сәгать 180 градуска кадәр кызган духовкада пешерергә. Тавык янына һәм эченә бәрәңге дә турап салырга мөмкин. Әгәр сез тавыкның катырак кызганын яратасыз икән, пешеп чыгарга 10 минут кала, «рукав»ны урталай кисеп, янә 10 минутка духовкага куя аласыз. Ә болай тавык рукав эчендә килеш тә яхшы кызара.

Матур итеп бизәп, кунакка «кыстырып» барырга да бик шәп булачак.
 

Фото: Гөлүзә Василова


https://intertat.tatar/news/cooking/26-11-2020/broyler-tavykny-b-ten-kilesh-pesher-retsepty-5786288

Комментарийлар