Әйе, шундый уен була торган иде. Яшьләр тезелешеп утыралар. Иң читтәгесе күршесенең колагына нинди дә булса сүз пышылдый. Анысы сүзне үзе ишеткәнчә күршесенә җиткерә. Менә шулай сүз төрле ишетелештә һәм тапшырылышта рәтнең икенче очына җитә. Әйтик, «аю»ны бозык телефон «куян»га әйләндерә икән, бернинди дә зыян юк, тәгәрәшеп көлер өчен сәбәп кенә.

Без бәян итәчәк вакыйга заманында берәүне дә көлдермәде. Хәзер генә ул, Хәсән Равилович, аны исенә төшергән саен, мыегы астыннан мөләем елмая.

…Куәтле оешманың абруйлы хуҗасы Бузлаков көзге көн кичкә авышканда урынбасары Козлодуевны кабинетына чакырып кертте. Хуҗа моңсуланып тәрәзәгә карап утыра иде. Урынбасар, әмер көтеп, өстәл читендә катып калды. Бузлаков ахыры да яңгыр сибәләгән урамнан күзен алды.

– Карәле, Петр Сидорович, ява бит.

– Ява шул, Мәгъсүм Ситдыйкович.

– Төзиячәк дачама һаман юл юк. Нигезен салып калдырырга иде. Анда машиналар ничек үтсен?!.

– Какие проблемы, шеф, төзибез аны. За деревней Куян два километра. С нашей техникой раз плюнуть.

– Ул техниканы кайдан алырга уйлыйсың? Бар участокларда да кайнар чак, квартал азагы, кышы, каһәр суккыры, якынлаша…

– Кыш… ул ел да була торган нәрсә, Мәгъсүм Ситдыйкович. Ә сез дачаны ел да төземисез, ике, я булмаса өч елга бер генә.

Козлодуев, артык сүз ычкындыруын шәйләп, телен тешләде. Түрәнең кашлары җыерылды.

– Шуннан! Ни тәкъдим итәсең.

– Соң, ул районда бит безнең Муллагалиев ПМКсы эшли. Шуңа кушабыз.

– Ярый, куш. Иртәгә үк тотынсын…

…ПМК җитәкчесе Хәсән Равилович контора хезмәтен үтәгән вагончигында иртәнге оперативкасын тәмамлап кына тора иде. Бүген дә бик ыгы-зыгылы үтте анысы. Кыш якынлаша, күпернең байтак эше бар әле. Җитмәсә төннәрен техниканы каравылларга яллаган күрше авыл бәндәсе Закуан эшенә салкын карый дип зарланды шоферлар, трактористлар. Техникадан ягулыкны агызып алалар, каравылчы йоклый. Хәсән Равилович аңа тозлы-борычлы итеп каты гына каптырды.

Мондый зарлану кабатланса, эштән куу белән янады. Аңа нәрсә, җиген йөргән алашасы кебек, пошмас бер адәм. Монда рәхәтләнеп йокы симерткән, өенә кайтып, эш бетергән бәндәдәй, көне буе йоклый әле ул. Ә син монда сыдырыл!..

Менә шушы күңелсез уйларыннан бүлде Муллагалиевны заманның «рация» атлы техникасы. Тәүдә, гадәтенчә, шытырдады, шытырдап туйгач, ач күседәй чыелдады, аннары, ниһаять, Козлодуевның карлыккан тавышы белән телгә килде.

– «Скиф третий», «Скиф третий»! Бу – «Скиф второй». Ише…тә…сеңме?

Хәсән Равилович трубканы кулына алды. Бер нәрсә ишетелмәсә дә, я булмаса ишетелеп тә, шытырдаулар, чыелдаулар аша юньләп аңлашылмаса да, «ишетәм» дип җавап бирергә күнеккән иде ул. Бузлаков белән Козлодуевның эше шалтырату, Муллагалиевның эше – күпер төзү. Алардан юньле хәбәр ишеткәне дә юк аның.

– «Скиф өченче» тыңлый, Петр Сидорович. Эшләр график буенча…

– Графигыңны бер җиреңә куеп тор. Сиңа – срочное задание!

– Тагын нинди задание инде ул?

– Мәгъсүм Ситдыйковичның әмере. За два дня… – Шушы урында рация тагын шытырдауга күчте. – дор…рога з-з-за К-куян! Шеф сам…

Понят-н-но?

– Аңламадым, Петр Сидорович. Нинди юл? Нинди Закуан?.. Минем бит эш муеннан. Бар техниканы шунда кушыргамыни?

– Син аңламаганга сабышма! Сними всю технику к черту! Ике көннән… за Куяном… юлың әзер булсын! Вопрос жизни и смерти! – дип тә өстәргә онытмады Козлодуев.

Вәт капты ПМК хуҗасы! Әле генә ул мөртәтне эшеннән куарга җыенган иде. Хәзер – аңа персональ юл. Ике чакрым чамасы гына булыр. Кем кушкандыр аңа йортын авылдан читкә чыгарып урман читенә салырга? Кайдан бу хөрмәт аңа? Кемнең туганы? Мәгъсүм Ситдыйковичныкы микәнни? Әллә министрның үзенеке үкме?!. Ни эшлисең, җилгә каршы төкереп булмый. Кушкач, үтәргә кирәк…

Бер сәгать эчендә ПМКның барлык эшчеләре алдына яңа бурыч куелды: Закуан өенә чаклы юл. Яхшылап күтәрергә, киңлеген каравылчы алашасына гына чамаламый, ике КАМАЗ иркен үтәрлек итәргә, кырчынны жәлләмәскә, киләсе җәй асфальт түшәрлек булсын, җырынга труба салырга онытмаска…

Алдынгы коллектив шул ул Хәсән Равилович җитәкләгән ПМК!

Машиналар гүләде, бульдозерлар гөрләде, төрле эш кораллары тоткан кешеләр кайнашты. ПМК хуҗасы үзе дәртләндереп йөрде аларны. Бер Закуан гына кысылмады бу эшкә. Йокысыннан айнып бетәлми, капка төбенә чыгып, елмаеп карап торды да, тагын кереп йокларга ятты.

Җомга көн иртүк Муллагалиев Бузлаковның үзенә шалтыратты.

– Юл әзер, Мәгъсүм Ситдыйкович!

– Молодец, Муллагалиев! Хәзер барып җитәрбез…

Килеп төштеләр алар икәүләшеп. Килеп тә төштеләр, Закуан өенә салынган юлны күреп, егылып та киттеләр. «Егылып киттеләр»е сүз өчен генә. Чынында бер минутка телсез калдылар. Тәү хуҗа килде телгә.

– Б-бу нәрсә, Муллагалиев?

– Бәй, Закуанга юл, Мәгъсүм Ситдыйкович… Үзегез кушканча…

– Кем ул Закуан?

– С-сезнең… безнең каравылчы…

Хуҗа, тәү күргәндәй, сөзеп урынбасарына карады. Анысы – ПМК хуҗасына.

– Мин сиңа юлны кайда төзергә куштым, Муллагалиев? За деревней Куяново, ә син… Закуанга. Какого черта?!.

Менә шушы гаҗәеп вакыйганы ничек инде «бозык телефон» дип атамыйсың? Нәтиҗәгә килсәк, хуҗа дачасына юлны барыбер төзеделәр, урынбасар телдән, ПМК түрәсе язма шелтә алдылар. Иң отканы, билгеле, Закуан булды. Аңлашылмаучылык чыкты, Закуан иптәш, дип, төзелгән юлны төреп алалмыйлар ич…

 

Закир ӘКБӘРОВ

Фото: https://www.facebook.com/

«Мәйдан» №2, 2021 ел.


Комментарий язарга