Логотип «Мәйдан» журналы

Бөтенроссия авыл Сабан туе Ульяновск өлкәсендә узды

Татарстан сәнгатькәрләре Ульяновск өлкәсенең борынгы татар авылы – Иске Кулаткыда зур концерт куйды. Быел җиденче Бөтенроссия авыл Сабан туе 3 июньдә уздырылды.Ил күләмендә оештырыла торган авыл Сабан...


Татарстан сәнгатькәрләре Ульяновск өлкәсенең борынгы татар авылы – Иске Кулаткыда зур концерт куйды. Быел җиденче Бөтенроссия авыл Сабан туе 3 июньдә уздырылды.



fd7436a528039b36d3b0b1777ce1a381_L
Ил күләмендә оештырыла торган авыл Сабан туена Россиянең 30га якын төбәгеннән барлыгы 500ләп кунак җыелды, шул исәптән Татарстаннан да олы делегация килде. Сабан туе 4 июньгә билгеләнсә дә, нигездә, гел татарлар гомер итүче Иске Кулаткы бистәсенең стадионында 3 июньдә «Казан» бию ансамбле «Казан хәзинәләре» дип исемләнгән хореографик программа күрсәтте. Концертның икенче яртысында Татарстанның халык артистлары Зөфәр Билалов һәм Зәйнәп Фәрхетдинова җырлады.
«Иске Кулаткыда Сабан туе ел саен уздырыла, ләкин быелгысын аеруча көттек. Без кунакларны яратабыз, бөтен Россиядән татарларны Кулаткы җирендә каршы алырга ныклап әзерләндек, авылыбыз тагын да ямьләнде, яңа юллар салынды», – дип Иске Кулаткыда яшәүче Рафика апа белән Җәмил абый Усмановлар район җитәкчелегенә рәхмәтләрен дә җиткерә. Халыкның социаль көнкүрешен кайгыртканы өчен Иске Кулаткы районы башлыгы Эдуард Ганеевны якташлары бик хөрмәт итә. «Татарстаннан артистлар безгә еш килә. Район хакимияте үзе дә халык өчен ул концертларны бушлай оештыру җаен таба», – диләр алар. Быелгы Сабан туен оештыру фондына район предприятиеләре, авыл хуҗалыклары, шәхси эшмәкәрләр миллион сумга якын акча җыеп биргән.
 
http://intertat.ru/tt

Комментарийлар