Логотип «Мәйдан» журналы

«Бөтен дөнья билгели бит...»

Бөтен дөнья билгели битКүз күрү көнен бүген,Күзләр белән күрәбез шулИлнең кояшлы күген.Бик күп мәгълүматларныАлабыз күзләр белән.Күзләр – күңел көзгесе бит,Тәрбия сорый бездән.“Күз карасыдай кадерле”,...

Бөтен дөнья билгели бит
Күз күрү көнен бүген,
Күзләр белән күрәбез шул
Илнең кояшлы күген.
Бик күп мәгълүматларны
Алабыз күзләр белән.
Күзләр – күңел көзгесе бит,
Тәрбия сорый бездән.
“Күз карасыдай кадерле”,
Юкка ул әйтелмәгән,
Күзләр – күңел көзгесе шул,
Юктыр аны белмәгән.
Күзләр белән аңлашабыз,
Күзләр белән сөябез,
Салкын караш ташлаганда,
Шундук аны сизәбез.
Күзләребез янып тора
Шатлыклы хәбәр туса,
Күзләрдән тиз күренә ул
Яңалык әгәр булса.
Дөньяның матурлыгын,
Күрәбез күзләр белән,
Сагышлы күзләр булмасын,
Аңлашып яшик бердәм.
8.10.2020

Фәймә ЗАЙНУЛЛИНА


Фото:  ачык чыганаклардан

Комментарийлар