Логотип «Мәйдан» журналы

Бөртекләр...

Әниемнең йомшак кулларыннанЭреп йоклап китүемне сагынам. Аның кулы тигән һәр нәрсәгәХодай биргән кебек табынам.Җиде бөртек бала әз түгел бит...Кемдер берне көчкә үстерә.Әти белән икәүләшеп аларҖиде бө...

Әниемнең йомшак кулларыннан
Эреп йоклап китүемне сагынам.
Аның кулы тигән һәр нәрсәгә
Ходай биргән кебек табынам.
Җиде бөртек бала әз түгел бит...
Кемдер берне көчкә үстерә.
Әти белән икәүләшеп алар
Җиде бөртек чәчеп үстерә.
Бу бөртекләр инде язын шытып
Бик күп бөртек булып үстеләр.
Һәрберсе дә әби-бабай булып
Оныкларын сөеп үптеләр.
Тормышның бит мәгънәсе дә шунда:
Калдыр орлык чәчеп басуга.
Тишелсеннәр алар, һәм үссеннәр
Файда биреп уңга һәм сулга.
 

Фәнзилә ШӘРӘФЕТДИНОВА

Комментарийлар