Логотип «Мәйдан» журналы

«Бөреләнә күңелем гөлләре...»

Яшьлек авазы...* * *Яфраклар ялкынын күзәтәм үз итеп,Яңгырга сусаган көзләрне:Җир хакын сакларга ант итеп өлгергәнҖил тыны кагылган өрәңге.Бер затлы келәмгә әйләнгән яфраклар...Өрәңге сыкравын ишетәм....

Яшьлек авазы...



яппарова
* * *
Яфраклар ялкынын күзәтәм үз итеп,
Яңгырга сусаган көзләрне:
Җир хакын сакларга ант итеп өлгергән
Җил тыны кагылган өрәңге.

Бер затлы келәмгә әйләнгән яфраклар...
Өрәңге сыкравын ишетәм.
Җил һәм җир канунын бозарга базмыйча,
Кунак көз аларны дус иткән.
Көз килә дә китә – ул юлы җиһанда,
Бу җиһан ул үзе кат-катлы.
Кануннар иркендә ирексез булган җан –
Өрәңге-яфраклар беркатлы.
* * *
Йөрәгемне яраларга кыйдың,
Ялгыш кына җайсыз кагылып.
Сызлануга түзәр өчен генә
Китәр сыман йөрәк ярылып.
Түзәр өчен генә ирек бирәм
Күз яшемә керфек чылатырга.
Иңнәремә кунган беренче кар
Тели төсле мине юатырга.
Тансык сүзләр генә йөрәгемнең
Яраларын җөйләп куяр сыман.
Китек айның моңсу яктылыгы
Курка елак көзне югалтудан.
Юл чатына яткан беренче кар
Буран булып узган арабыздан.
Җанны җылытырга учак тапсак,
Кичәр сыман сагыш башыбыздан.
Ике яр
Тәрәзләр дә елый бүген,
мин генә түгел.
Л.Фәтхетдинова.
Ак кышны сагынып
саргайган табигать.
Сиңа яр булырлык,
миңа – ят.
Икебез ике яр
кешесе без бүген –
Әйләнә дә кайта
бу кабат.
Ике яр арасын
үтәргә алынсак,
Арада – чакрымнар,
чакрымнар...
Күңелдә саргайган
өметнең шәүләсе –
Синдә юк инде ул,
миндә бар.
Көймәгә утырып,
бер ярдан бер ярга
Йөзәргә теләгең
юк сыман.
Мин сине шәйләмим
каршы як ярларда,
Су өстен каплаган
ак томан.
Чакрымнар иш иткән
бу салкын тынлыкны
Мин бүген җаныма
дус итәм.
Ак кышны сагынып
саргайган табигать...
Нәкъ бүген ул сине
үз иткән.
Гөлназ ЯППАРОВА,
Казан.

44_токранова 1
Түзә белеп кирәк түзәргә...Дөнья булгач төрле чагы була,
Елыйсылар килә, көләсе.
Без дигәнчә бармый икән дөнья
Тик түзәсе иде, түзәсе!..
Әрни йөрәк, сызлый, сыкрана ул,
«Чыгар», – диеп тибә урыныннан...
Соң чыгарып сине, үзем нишлим?
Тукта! Өлгерерсең, соңыннан...
Ниләр генә күрми икән кеше
Шушы кыска гомер эчендә.
Сына да ул сыгылып, тагын тора,
Яшәү көче табып үзендә.
Һәр кешенең үз язмышы, диеп,
Белми әйтмәгәннәр өлкәннәр...
Бәхет ачкычын да таба икән
Сабыр гына түзә белгәннәр!
Язмыш безне төрле яклап сыный,
Әле аннан, моннан тарткалый.
Көтмәгәндә килеп чыга да ул,
Тотып алып тагын якалый...
Җан дәвасы
Чын ярату – җанга дәва,
Мәңгелек булса икән.
Булган хисне башкаларга
Аңлату кирәк микән?
Ян йөрәк, ярсы, туктама,
Тип кенә сөенеп син.
Бәхеттән балкыган парлар
Күктәге йолдызга тиң.
Эзләмәдем, көттем генә,
Үзе килде чын сөю.
Бер килгәч, калсын мәңгегә,
Булмасын янып-көю.
Көтмәгәндә килгән сөю
Кадерле була икән.
Татлы хисләр – җанга дәва,
Чын ярату шул микән?
Надежда ТОКРАНОВА,
КФУ студенты.

38_Сабирова Илюза


Сиңа
Гашыйк күңеле төпсез диңгез сыман,
Бер мизгелдә ташый, ярсына.
Бер мизгелдә кояш нуры белән
Тынычланып килә ярына.
Бер мизгелдә, көчле давыл булып,
Бар нәрсәне вата, тузгыта.
Бер мизгелдә, назлы җилләр булып,
Битләреңне назлый тын гына.
Хисләр дөньясында бөтерелеп,
Гашыйк яши, яши җан атып.
Сөйгәненең күз карашын эзләп,
Гомерлеккә диеп яратып.
Төшләрендә сөйгән ярын күрә,
Өннәрендә уйлап саташа.
Буй-сыннары, күзләр, татлы сүзләр
Тынгы бирми гашыйк җанына.
Мәхәббәте көчле ташкын сыман
Ургып чыга күңел түреннән.
Бир, Ходаем, Һәрбер кешегә дә
Исерергә шушы хисләрдән.
Мәңгелек сер
Яшермә син, яшермә сереңне, –
Гомерләр бит ике бирелми.
Бәхет кулын сузып килгән чакта,
Күзләреңә берни күренми.
Авыр тормыш сыный кызганмыйча,
Түзәр микән адәм баласы.
Сынмас микән сабыр канатлары,
Тормыш буйлап озак барасы...
Күңелемдәге тирән яраларым
Сыкрап сызлый таңнар атканда.
Серем калды, гомерлеккә диеп,
Хәзер бит без чит-ят ярларда.
Яшермә син, яшермә сереңне, –
Ятларга бит каласың, сөйгәнем.
Сөймәгәнгә сөям диеп әйтеп,
Ничек түзәр синең йөрәгең.
Илүзә САБИРОВА,
Чаллы.


39_Айзрэ_Нэбиуллина
Туганлыкны саклыйкБер нигездә туып үсәбез дә
Таралабыз төрле якларга.
Туган нигез безне очраштыра,
Кайтып керә алган чакларда.
Кайтулар бит сирәгәя һаман,
Ераклаша бара туганнар,
Үскән чакта бер-берсе өчен
Жан бирергә әзер булганнар.
Алмаштырабыз шул туганнарны
Сөйгән ярлар, якын дусларга.
Ә авырлык килгәч, янәшәңдә
Беркем калмый килеп кочарга.
Онытмасак иде беркайчан да:
Ярлар ташлый, дуслар саталар.
Шулвакытта сиңа кирәк була
Газизләрең – якын туганнар.
* * *
Тиңләп булмый башка сүзләр белән,
Җирдә бит ул иң-иң изге сүз.
Безнең йөрәкләрдә мәңге калыр
«Әни» сүзе, ул бит үлемсез.
Газизләрдән газиз кеше бит ул,
Әнием дип керәм һәр көнгә.
«Әни» диеп озын-озак еллар
Дәшеп яшәү язсын һәркемгә.
Чиксез рәхмәтлемен Ходаема,
«Әни» диеп дәшәр кешем бар.
Бу «зур» исем белән үземә дә
Эндәшүчем минем – улым бар.


* * *
Сөю килә җиргә, сөю китә,
Йөрәкләрдә кала яралар.
Берсен-берсе сөйгән матур парлар
Нигә икән ялгыз калалар?Сөю килә җиргә, сөю китә,
Сагындыра кайчак үткәннәр.
Тик соң була, синең ярны күптән
Башка ярлар кочып үпкәннәр.
Сөю килә җиргә, сөю китә,
Ә күңелдә – хисләр давылы.
Үткәннәргә кире кайта алмау –
Газапларның иң-иң авыры.
Сөю килә җиргә, сөю китә,
Саф мәхәббәт кала җавапсыз,
Гел бер сорау борчый күңелемне –
Нигә сөю булмый газапсыз?
* * *
Язмышыма беркөн сорау бирдем:
«Нигә һаман мине сыныйсың?»
Ә ул миңа көлеп жавап бирде:
«Сабыр бит син, беләм, сынмыйсың».
Язмышыма кабат сорау бирдем:
«Юриме соң миннән көләсең?»
Ул елмаеп миңа җавап бирде:
«Түземлегең беләм, түзәсең».
Язмышыма тагын сорау бирдем:
«Күп калдымы әле түзәсем?»
Ул уйланып миңа җавап бирде:
«Гомер буе, балам, түзәрсең.
Сынауларсыз булса тормыш юлың,
Бәхетләрнең кадерен белмәссең...»
Айзәрә Нәбиуллина,
Чаллы.



40_LgZMLdP1GVs
Мин сөяргә, ахры, тумадым...Соңгы тапкыр сиңа карармын да
«Саубул!» – диеп кулым болгармын.
Һәм яныңа инде килмәм бүтән,
Читтән генә бары багармын.
Арабыздан искән салкын җилләр
Сөю агачларын сындырган.
Тамырыннан өзеп ташлаган шул,
Эзен генә уеп калдырган.
Эх син, сөю, нигә бик ашыктың?
Нигә киттең? Мин бит кумадым...
Һәр кешенең үз язмышы, диләр,
Мин сөяргә, ахры, тумадым...
Сәер җан
Сәер җаным йөри бәхет эзләп,
Күктән якты йолдызкаен күзләп.
Караңгыда куркып, адашып.
«Хәлләрем шәп», – диеп алдашып.
Сәер җаным сорый күктән ярдәм,
Ябылмасын диеп өмет пәрдәм,
Сабырлыгым җитсә иде диеп,
Башкайларын аска түбән иеп.
Сәер җаным сәерлеген аңлый,
Тик, кызганыч, ул үзгәрә алмый.
Аңа ышанычлы терәк кирәк,
Тик Сәерне аңлаучылар сирәк...
Тынлык
Тынлык...
Ә артында яшеренгән чынлык,
Бик теләп тә әйтелмәгән сүзләр,
Битлекләрен кигән кара йөзләр.
Тынсыз калып дәшмәү – бәлки рәхәт?!
Тик тел булып әйтмәү – чир ул, зәхмәт.
Гаделсезлек күреп йому күзең –
Димәк, куркып калу, бөгү тезең.
Гакыл белән теләгеңне басу –
Йөрәгеңне дарга куеп асу.
Яратып та сөям димәү – оят,
Әй син кеше, хисләреңне уят!
Ни кылсаң да, гомеркәйләр үтәр,
Хыял байрагыңны өскә күтәр!
Берәү «Дога кыл!» дип сузар унлык,
Тиздән булыр, димәк, мәңге тынлык...
Шигырьләрем – күңелем көзгесе
«Шигырьләрең ничек язасың?» – дип,
Кайчак миннән сорап куялар.
Ул хисләрне шигъри җанлылар бит
Йөрәкләре белән тоялар.
Күңлемдәге уй-кичерешләрне
Төшерәмен кәгазь битенә.
Шатлык-куанычны, борчуны да,
Кыенлыклар төшсә иңемә.
Сабый чактан шулай өйрәнгәнмен:
Шигырь язсам, җаныма рәхәт.
Илһам нуры бүләк иткән өчен,
Аллаһ Тәгаләгә мең рәхмәт!
Тормыштагы авырлыкларны да
Җиңәрмен мин шигырьләрем белән,
Йөрәгемдә дәрт һәм ялкын булса,
Ә кулымда һәрчак – кәгазь-каләм.
Шигырьләрдә минем сүнмәс көчем.
Зур байлыгым алар һәрберсе.
Җанымдагы ташыган хисләрем,
Шигырьләрем – күңелем көзгесе!
Татарлыкны саклыйк!
«Туган телем – алсу гөлем!» – диеп,
Күпме шигырь, җырлар язылган.
Тукай, Җәлилләрне күккә чөеп,
Татар сүнмәс йолдыз кабызган.
Милләт өчен җанын фида кылган
Батырлар да шактый җыелган.
Мыскыллауларга да түзеп калган,
Татар үз диненә сыенган.
Тарих битләрендә «татар» сүзе
Тирән эзләр белән уелган.
Якты булган милләтебез йөзе.
Вәхшилектән катгый тыелган.
Татар моңы күңелләргә иңгән,
Бар җиһанга шаулап яңгыраган.
Күңелләрнең кылларына чирткән,
Мәңге тынмый җанда чыңлаган.
Гомер узган, татар балалары
Динен, телен, үзен оныткан,
Сыкрап елар иде бабалары,
Көтмәделәр моны оныктан.
Белмәделәр татар яшьләренең
Милләтеннән йөзен борасын.
Читкә тайпыласын күпләренең,
Кыек юлдан атлап барасын.
Киләчәктән ниләр көтәргә соң?
Барысы да безнең кулларда.
Әй татарлар, әйдә ашыгыйк соң,
Татарлыкны, динне сакларга!
Фәнсилә ШӘЙДҮЛӘТОВА,
Чаллы.

41_S5HHpx_XSgg


Ара ерак
Ерак ара – гаиләм белән.
Күп чакрымнар аера.
Әти-әнием янына
Хыялым сукмак ера.
Ерак араларны узып,
Кайтам мин сезнең янга.
Үзем елмаям да көләм,
Авыр булса да җанга.
Үз-үземә шаккатамын,
Чын артист икәнмен ич.
Эчтән йөрәк дуласа да,
Елмаямын иртә-кич.
Ерак араларны узып,
Китәсем килми бер дә.
Хәзер инде, якыннарым,
Күрә алмам сезне көн дә...
Күзләр тия күрмәсен
Сине күргәч, сүзсез калам,
Син бит шундый сөйкемле.
Сүз дә әйтә алмый торам,
Йотмадым да телемне.
Синең ягымлы сөйләвең
Җәлеп итә үзенә.
Нинди хәл бу? Ни булды бу?
Һич ошамыйм үземә.
Матур, чибәр йөзкәең дә
Һич китми күз алдымнан.
Күзләр тия күрмәсен дип,
Синең өчен борчылам.
Сагыш
Тәрәзәдән карыйм тышка,
Көзге моңсулык анда.
Сагышларым минем бик күп,
Ник салкын бу урамда.
Сары төсләр сагышларны
Уяттылар күңелдә.
Нигә икән бик нык авыр
Яшәүләре бу җирдә.
Әллә инде минем генә
Сагышларым артык күп.
Газапларым һәрвакыт
Уята иртән-иртүк.
Мин саргаям, сүреләмен,
Сагышларым тарала.
Миндә генә түгел кайгы,
Алтын да бит карала.
Ләйлә БӘДРЕТДИНОВА,
Зәй, Аксар.


42_IMG_7471
* * *Мәңге очрашалмас аккошлар күк,
Адаштык без гамьсез томанда.
Калды еракларда аваз салып
Синсез җаным кара урманда...
Ялган хисләр чолгап алды җанны,
Тырный-тырный күңел пәрдәсен.
Ургып чыкты качып яткан сагыш –
Ачысына ничек түзәрсең!
Башка көтмә
Язмагандыр бүтән күрешергә, –
Китеп, ялгышканмын күрәсең...
Язлар җиткәч, таныш сукмаклардан
Сөюебезне эзләп йөргәнсең...
Көтмә инде, көтмә кайтыр диеп,
Ара ерак, хисләр суынган...
Тик синнән соң калган хатирәләр
Гомер язы буйлап сузылган!
Вакытлыча дисең...
«Вакытлыча» дисең безнең сөю,
Ышанмыйм мин шушы сүзләргә...
Яз гөледәй тартыламын һаман
Мәхәббәт балкыган күзләргә.
«Вакытлыча» дисең булган хисләр,
Назларың да ялган булганмы?
Җанны өтеп алган саф сөюгә
Сагыш җиле килеп кунганмы...
Мин теләмим Сине югалтырга,
«Вакытлыча» диеп ашкынма...
Бөтен барлыгымны Сиңа бирәм...
Салма гына сүнмәс ялкынга...
Хыялыма берчак җитәм әле!
Туган якның сихри иртәләре...
Шифа җиле җанны иркәләде.
Җырга әйләнеп керфегемә кунды
Таңнарының зәңгәр сөрмәләре...
Туган якның сихри иртәләре.
Хыялыма берчак җитәм әле!
...Кыйблалардан яшькелт яулык изи
Шигъриятнең серләр тулы мәле...
Туган якның сихри иртәләре...
Ерак күктән тылсым көтәм әле!
Йөрәгемнән янар очкын алып
Дусларыма бүләк итәм әле!
Фирүзә ШӘЙХЕТДИНОВА,
Чаллы.


eu_YIo_xg88
Дөресме соң, әллә ялганмы?Яратам мин яшен яшьнәгәнне,
Коеп-коеп яңгыр яуганны.
Мәхәббәт ул – чиксез дәрья, диләр!
Дөресме ул? Әллә ялганмы?
Яңгырлы бер моңлы көз аенда
Кояш идең! Сине очраттым.
Бер күрүдән гашыйк булдым сиңа!
Аннан инде шашып яраттым.
Һәм бераздан яннарыңа килеп,
Мәхәббәтем сиңа аңлаттым.
Икенчене өзелеп сөям диеп,
Йөрәгемдә кайнар ут яктың.
Үтте көннәр, айлар үтте, еллар.
Булмады бит сине каратып!
Җан сыкрауны гына баса алмадым,
Йөрәккә бит булмый аңлатып...
Үтәр еллар, айлар үтәр, көннәр...
Өмет үлә, диләр, ахырдан.
Бу дөньяда бары сиңа, бәгърем,
Йөрәгемдә урын калдырам!
Яратам мин яшен яшьнәгәнне,
Күкрәп-күкрәп яңгыр яуганны.
Мәхәббәт ул – чиксез дәрья, диләр, –
Дөресме соң? Әллә ялганмы?
Алмаз МИРГАЗИЕВ,
Казан.

Комментарийлар