Логотип «Мәйдан» журналы

Болыннан җыелган җир җиләгенең нинди файдасы һәм зыяны бар?

Аның файдасы һәм зыяны турында Яндекс.Дзенга сылтама белән «Интертат»та чыкты. Кан ясалышына уңай йогынты ясый. Анемия булган кешеләргә файдалы. Көч булмаса, стресс вакытында, иммунитетны ныгыту өче...




Аның файдасы һәм зыяны турында Яндекс.Дзенга сылтама белән «Интертат»та чыкты.

1bb56fee87f2ca74a6599f7f%5b1%5d





  • Кан ясалышына уңай йогынты ясый. Анемия булган кешеләргә файдалы.

  • Көч булмаса, стресс вакытында, иммунитетны ныгыту өчен файдалы.

  • Кипкән җир җиләге организмдагы патогеннарны чыгара.

  • Җир җиләгендә В төркеме витаминнары күп. Нерв системасы өчен файдалы.

  • Бавыр белән проблемалар булганда җир җиләге согы яхшы.

  • Ирекле радикалларның начар тәэсирен киметә.

  • Организмнан артык холестеринны чыгара.

  • Кан басымын төшерә.

  • Сидек кудыра.






Җир җиләгенең чәчәге һәм яфраклары да файдалы. Алардан төнәтмә ясыйлар. Төнәтмә ясау өчен алты аш кашыгы коры җиләк яфрагын 0,8 литр суга салалар, кайнатып чыгаралар, 4-5 минут пешеләр һәм суытып, сөзәләр.




Җир җиләге яфрагын июнь, июль айларында, пычак белән кисеп җыялар. Бары тик яшел яфракларны гына җыярга кирәк.





  • Йөрәк-кан тамырлары авырулары булганда файдалы.

  • Җир җиләге яфраклары төнәтмәсе төрле яраларны дәвалый.

  • Ашказаны-эчәклек трактының лайлалы тышчасын дәвалау өчен дә җир җиләге яфраклары төнәтмәсен эчәләр.

  • Бөерләр авыртканда, салкын тигәндә дә җир җиләге яфрагы төнәтмәсе файда бирә.






Җир җиләгенең зыяны да бар. 





  • Аллергия бирергә мөмкин. Аллергия булмасын өчен, әчегән сөт ризыклары белән ашарга була.

  • Ашказаны җәрәхәте, югары кислоталы гастрит булганда җиләк ашарга ярамый.

  • Хроник аппендицит, колит булганда җир җиләген күп ашау тыела.

  • Авырлы хатыннарга җиләк ашаганда сак булырга кирәк.






Үсемлекләр белән дәваланганда табиб белән киңәшеп эшләгез!



 
Фото: "Татар-информ" архивы

Комментарийлар