Логотип «Мәйдан» журналы

Болгарда Мәүлид кичәсен бәйрәм итү башланды

Болгар шәһәрендә Мөхәммәд пәйгамбәрнең (сгв) туган көне уңаеннан "Мәүлид ән-Нәби" бәйрәме тантанасы башланды. Бәйрәм гадәттәгечә изге Коръән аятләре һәм Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәми...

Болгар шәһәрендә Мөхәммәд пәйгамбәрнең (сгв) туган көне уңаеннан "Мәүлид ән-Нәби" бәйрәме тантанасы башланды. Бәйрәм гадәттәгечә изге Коръән аятләре һәм Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның догасы белән ачылды.





0110 Фото: архив/Рамил Гали

Мәүлид тантаналары Болгар җирендә Татарстан Диния нәзарәте ярдәмендә бишенче тапкыр уза.

Сәләмләү сүзләрен Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев, Татарстанның Спас муниципаль берәмлеге башлыгы Камил Нугаев, Болгар Ислам академиясе мөгаллиме Габдеррәззак Сәгъди җиткерде. Кунаклар арасында Татарстан Республика Президенты ярдәмчесе Камил Исхаков, Дәгыстан Республикасы мөфтие урынбасары Əхмәт хаҗи Кахаев, Россия төбәкләре мөфтиләре, мөхтәсибләр һәм мәдрәсә вәкилләре бар.

Бәйрәм программасын Татарстанның атказанган артисты, Камал театры актеры Фәнис Җиһанша алып бара. Программада Заур Салихов, Илгиз Шәйхразиев һәм "Саф" ансамбле башкаруында нәшидләр, касыйдалар һәм бәетләр яңгырый. Болгар Ислам академиясендә барлыгы 300 кеше Мәүлид хөрмәтенә җыелган.



Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/11/19/175493/

Комментарийлар