Иделнең сул ягында, Кама тамагыннан 30 км. түбәнрәк, ерактан ук ап-ак таш хәрабәләр күренеп тора. Биредә Көнчыгыш Европада беренчеләрдән булган Болгар феодаль дәүләтенең баш шәһәре урнашкан. Бу җирдә безнең бабаларыбыз Европада беренче булып чуен койганнар, төсле металл эшкәрткәннәр. Болгарда балчыктан савыт-саба ясау, күн эшкәртү, төрле ювелир һәм бизәнү әйберләр җитештерүчеләр һәм башка бик күп һөнәр ияләре яшәгән.

Болгар шәһәре Идел буенда урнашкан зур сәүдә үзәге буларак билгеле. Болгарның читендә урнашкан Ага Базарга Русьтан һәм Урта Азиядән, Ираннан, Византиядән һәм ерак Кытайдан сәүдәгәрләр еш килгәннәр. XI–XII гасырларда Болгар зур шәһәргә әйләнә, чәчәк ату чорын кичерә. Болгарда шагыйрьләр һәм галимнәр иҗат иткәннәр. Тарих битләрендә «Кыйссаи Йосыф» поэмасының авторы Кол Гали, тарихчы Якуб ибн Ногман, философ Хәмид әл Болгари исемнәре сакланган. Шәһәрнең тыныч тормышы монгол яулары килгәч туктала. 1236 елда урыс елъязмачысы ачынып болай дип яза: «Көнчыгыш илләрдән килгән динсез татарлар данлы Бөек Болгар шәһәрен алдылар, корал белән кечкенә баладан картларгача кешеләрне кыйнап, күп кенә мал алып, шәһәрне яндырып, бөтен җирне әсир иттеләр». Тар-мар итүдән сакланып калган халык бик тиз шәһәргә кире әйләнеп кайта. Болгар шәһәре яңадан төзелә, бай таш пулатлар барлыкка килә, XIII гасырның 40 нчы елларында акча да сугыла башлый. XIII–XIV гасыр урталарында Болгар үзенең икенче чәчәк ату чорын кичерә. Урыс елъязмаларында ул Бөек Болгар, ә Көнчыгыш чыганакларда «Алтын тәхет» дип атала.

XIV гасырның 60 нчы елларында шәһәр туфрактан өелгән ныгытма, имән диварлар белән әйләндереп алына һәм Болгар Европаның иң зур шәһәрләре рәтенә керә. Хәзерге көндә Болгар – биш километр озынлыктагы туфраклы вал белән әйләндереп алынган бик зур шәһәрчек. Монда Җәмигъ мәчете, Көнчыгыш һәм Төньяк мавзолейлар, Хан төрбәсе, Кече манара, Ак пулат, Хан мунчасы кебек XIII–XIV гасырларда салынган архитектура һәйкәлләре сакланып калган.

Иң элек алдыбызда Җәмигъ мәчетенең мәһабәт күренеше ачыла. Ул 1236 елда төзелә башлый һәм гасыр ахырында салынып бетә. Бина дүртпочмаклык рәвешендә бер заллы итеп эшләнә. Аның эчендәге ак таштан ясалган дүрткырлы 20 багана аркалар тезмәсен һәм дүрт кыеклы агач түбәне терәтеп торган. Төньяктагы төп фасадка гөмбәзле портал һәм биек манара килеп ялганган. Көньякта, залның түрендә, кыйблага туры китереп михраб эшләнелә. Ташка уелган бизәкләр белән каймалануы аңа үзенә күрә бер гүзәллек өсти. XIV гасыр башында Җәмигъ мәчетенә зур реконструкция үткәрелә. Ян-якларының түбәнге катында ике ишек һәм дүрт тәрәзә куела. Бинаның дүрт почмагында биек манаралар төзелә, ул гыйбадәтханәне дошман һөҗүменнән сакларга ярдәм итә. Мәчетнең төп ишеге, тәрәзә һәм ишек уемнары геометрик һәм үсемлекләр дөньясыннан төрле элементлар алып эшләнгән рәсем белән бизәлгән булган.

Җәмигъ мәчете янында ук Болгар шәһәре аксөякләренең төрбәләре урнашкан. Көнчыгыш төрбәдә XI йөз башыннан алып XIX гасыргача тупланган археологик җир катламы болгарларның йорт урыны, ашлык базлары, аксөякләр күмелгән саркофагларны саклап калган. Төрбә шәрыкъ архитектурасы үрнәгендә, ягъни кыйбла ягына тышка чыгарып төзелгән ишекле (портал), эчке ягы кыекчалар ярдәмендә сигезпочмаклыкка күчкән дүртпочмаклыктан гыйбарәт. Түшәме ярымгөмбәз кебек эшләнелгән. Ишек булмаган якларның урталарындагы өсте очлаеп килгән тәрәзәләрдән яктылык сирпелгән. Үлчәмнәре һәм төзелеше буенча ул Урта Азия корылмаларына тартым, ә инде төзү ысулы һәм детальләрнең рәвеше ягыннан Кавказ арты белән Кырым төрбәләрен хәтерләтә. Кайчандыр Идел Болгарстаны җирендә булган, ә хәзер Башкортостандагы Кәшәнә төрбәсе дә аңа бик нык охшаган. Көнчыгыш төрбәнең кем хөрмәтенә куелганлыгы мәгълүм түгел. Шулай да анда үткәрелгән казу вакытында Бураш бәкнең 1291 елда вафат булган кызы Сабарәлтинең гаять матур язулы 3 метр озынлыгындагы кабер ташының табылуы, бәлкем, гүр иясе ул булгандыр дигән фикергә этәрә.

Монахлар, аны чиркәү итеп үзгәрткәндә, ишеген көнбатышка күчергәннәр, ә көймә сыман очлы иске уемын тәрәзә иткәннәр. Шул ук вакытта, таш түбә калдыкларын җимереп, биек булмаган сигез кыеклы агач түбә эшләгәннәр.

Төньяк төрбә Хан мәчетенең төньяк тарафында XIV гасырның 30 нчы елларында салынган. Төзелеше буенча ул Көнчыгыш төрбәгә охшаган, ләкин бераз зуррак һәм күркәмрәк. Аның нигезе дүрткел рәвешендә булып, диварлары сигез кырлы итеп эшләнелгән. Ишеге көньякка карап торган. Ишекнең алдында төбәсе белән ян-яклары ябылган кыска коридор булган. XVIII гасыр башында әле монда каберләр булып, ташъязмалар торган.

Шәһри Болгарда 200гә якын язулы таш табылды. Шуларның иң борынгысы 1270 елга, соңгысы 1350 елга карый. Эпитафияләр матур итеп сульс яисә куфи язулары белән эшләнгән. Күбесенең ян-якларында һәм арткы ягында бизәк яисә язу бар. Гарәп, болгар-татар телендә язылган ташлар Алтын Урда чорында яшәгән кешеләрнең исемнәре, шәҗәрәләре, җәмгыятьтә тоткан урыннары һәм башкалар турында тулы мәгълүмат бирә.

Болгар кабиләләре VIII–IX гасырлар дәверендә Урта Идел буе җирләрен үзләштерәләр. IX гасырның икенче яртысында Болгар шәһәре территориясенә беренче болгар кабиләләре килеп урнаша. Ага Базардан алып Габдрахман сәхабә коесына кадәр яр буе аларның күңелләренә хуш килә. Гарәп сәяхәтчеләре Болгарны 903 елда телгә алсалар да, галимнәр фикеренчә, шәһәр буларак ул 30 нчы елларда гына оеша.

Идел Болгарстанының икътисады, беренчедән, игенчелек һәм терлекчелекне эченә алган авыл хуҗалыгына, икенчедән, төрле һөнәрчелеккә, өченчедән, киң җәелгән эчке һәм тышкы сәүдәгә нигезләнгән була. Терлекчелек хуҗалыкның мөстәкыйль бер тармагы булган. Мөгезле эре терлек, кәҗә һәм сарыклар, ә күпчелек кеше ат асраган. Болгар аксөякләренең заказы буенча бизәнү әйберләрен асылташлар белән бизәп эшләүче ювелирлар – зәргәрчеләр дә булган. Болгар осталары эшләгән зур алтын чигә алкасы аеруча камиллек үрнәге булып тора. Анда алка боҗрасына йомыркасыман өч төймә асылган, боҗра эчендә суда йөзүче үрдәк сыны беркетелгән.

Болгар дәүләтенең Азия белән Европаны тоташтыручы Идел су юлы буенда гына түгел, сәүдә кәрваннарының төп юллары кисешкән урында урнашкан булуы да башка илләр белән сәүдә итүгә бик зур уңайлылык тудырган. Болгарга Үзәк Азиядән, Кавказдан, Иран һәм Кырымнан, Европа һәм Балтыйк буеннан, Кытайдан товарлар килгән.

XIX гасырда бу урында известь калдыкларыннан һәм таштан бер калкулык кына торган. Йөз елдан соң башланган казу эшләре вакытында археологлар таш бина нигезенә тап булалар. Тикшерү барышында хан мунчасының болгарның фәнгә билгеле булган башка мунчаларына охшатып эшләнелүе ачыкланды. Хан мунчасын карап, Иерусалим чокыры аша үткәч, сезне Кече манара белән очрашу көтә. Тышкы яктан караганда, ул нәкъ шәһәр мәркәзендәге Хан мәчете манарасын хәтерләтә. Ул өскә таба нечкәреп килгән һәм тагын да нечкәрәк цилиндрга тоташтырылган. Манараның төньягына җирдән 1 метр чамасы югарылыкта урнашкан, уемы тирәли үрмә аркан кебек һәм үсемлекләргә охшаган бизәкләр уелган гөмбәзле ишектән үтәргә мөмкин. Теләгән кеше, 40 әйләнгеч баскычны атлап үтеп, өске катка да чыга ала. Төрле югарылыктагы кечкенә тәрәзәләрдән баскычларга яктылык та сирпелеп тора. Бу 21 метр биеклектәге манараның тышкы ягында дикъкатьне җәлеп итәрдәй тагын бер нәрсә бар. Аскы дүрткелнең көнбатыш ягында көймә сыман өсле куыш ясалган. Ак таштан салынган манараның ишек яңаклары, тәрәзә уемнары таштан «үреп» ясалган нәфис бизәкләр белән нәкышләнгән. Ничә гасырлар үтүгә карамастан, алар әле дә билгесез останың кул җылысын саклый.

Риваятьләрдә сөйләнгәнчә, манара изгеләр зираты урынында төзелгән. Кече манараның төньягында Хан төрбәсе урнашкан. Шушы үзәк төрбәнең көнбатыш ягында тагын бер кечерәк кенә бер төрбә булган (XIV йөздә төзелгән). Соңрак үзәк төрбәнең көнчыгыш тарафына терәтеп тагын бер бина салганнар: монысының төньякка каратылган порталы бар.

XIV йөздә үк шушы корылмалар белән Хан төрбәсенә охшатып төньяк-көнбатыштарак салынган бер төрбәне үзара тоташтырып, мәһабәт бер комплекс хасил иткәннәр. 1968 елда үткәрелгән казу эшләре вакытында төньяк-көнбатыштагы корылманың кеше яшәр өчен билгеләнмәве ачыкланды, чөнки элекке чорда аның миче белән идән астыннан җылыту өчен төтен юллары да булган. Бу юллар ярымгөмбәз көймәле кирпеч мичтән көнбатыш дивардагы төннеккә таба сузылганнар. Элегрәк бу бина зираттагы мәчет буларак яисә каберлекләрне зират итүче мөселманнар (бәлки, дәрвишләр) өчен махсус салынганга охшый, ә соңрак инде, күрәсең, аны төрбәгә әйләндергәннәр, мич авызы чыккан чокырны да күмеп, җир өсте белән тигезләгәннәр.

Шәһәрнең кайчандыр югары катлам кешеләре яшәгән районында Ак пулат калдыкларын күрергә мөмкин. Кызганычка каршы, Ак пулат бүгенге көнгә кадәр тулаем сакланып калмаган, ул XIX йөзнең 60 нчы елларында җимерелгән.

Үзәк өлеше белән көньяктагы бүлмә тигез итеп кырылган бурташтан, төньяктагы янкорма X гасырдан бирле кулланып килгән кирпечтән салынган. Бу – кайчандыр, исән вакытында, үзен күрүчеләрне сокландырып торган мунча. Таш бина аерым бүлмәләргә бүленгән. Үзәк бүлмәнең биеклеге якынча алты метр, ә кырыйдагыларыныкы дүрт метр тирәсе булган дип уйланыла. Яктылык керсен өчен, стеналарда тәрәзәләр калдырылган. Идән астыннан бинаны җылыту өчен 40 см. киңлектәге һәм 70 см. тирәнлектәге канаулар эшләнгән. Шунда ук тимер һәм балчык су торбаларының эзе бар.

Мунчадан төньякка таба риваятьләргә төрелгән Кара пулат урнашкан. Тышкы рәвешенә караганда, Кара пулат Шәрыкъ илләрендәге корылмаларга охшаш, бигрәк тә Бакудагы «Диванханә»гә. Кара пулат кайчандыр зур корылма булып, хәзер аның үзәк өлеше генә сакланган. Аксак Тимернең Шәһре Болгарны алуы турындагы риваять буенча Болгар ханы Габдулла үзенең гаиләсе белән хөкем сараена кереп бикләнә. Аксак Тимер әмере буенча сарайга, бүрәнәләр өеп, ут төртәләр. Зур янгында хан гаиләсе һәлак була, тик аның кызы гына могҗиза белән исән кала. Янгын сүнгәч, кызның, ак киемгә төренеп, хөкем сараеның гөмбәзендә утырып торганын күрәләр. Аксак Тимер хан кызына үзенең хатыны булырга тәкъдим ясый, әмма кыз бу тәкъдимне кире кага. Ярсыган хан кызның кулга алынган ике абыйсын алып килергә куша. Абыйларының җәзага дучар ителәчәген белгән кыз, бер шарт белән, Аксак Тимергә кияүгә чыгарга ризалык бирә. Ул абыйларына ике яхшы аргамак биреп жибәрүен таләп итә. Абыйлары күздән югалгач, хан кызы, хөкем сараеның гөмбәзеннән аска ташланып һәлак була. Кара пулат исеме дә шул вакыйга белән бәйле.

Археологларның казу эшләре вакытында, Шәһре Болгарның төрле чорларга караган ныгытмалары табылды. Шәһәрнең XIII йөз башларында ясалган диварлары Болгарның үсүе, киңәюе сәбәпле җир белән тигезләнә, ә XIV йөзнең икенче яртысында төзелгән ныгытмалар сакланып калган. Аларның озынлыгы биш километрдан артык. Үр өстендә имән диварлар, ә ун адым арада биек агач корылмалар урнашкан була. Аксак Тимер идарәсе вакытында, Болгар үзенең мөстәкыйльлеген саклау өчен, шәһәрнең стеналарын ныгыта. Шәһәрнең өч капкасын да саклаучы ныгытмалар була. Алар көнчыгыш һәм көнбатыш яктан җимерелгән, ә көньяктагы Кече шәһәр бүгенгә кадәр сакланып калган.

Кече шәһәр – Болгарның үзәк капкасын саклаучы корылма. Галимнәр фикеренчә, таможня һәм кәрвансарай ролен дә уйнаган. Бүгенге көнгә кадәр Кече шәһәрдә таш бина калдыкларын күреп була. Аларның берсе – Изге Болгарга керү алдыннан кул-аякларны юып, сафланып алу урыны. Мондый биналар – күпчелек Көнчыгыш шәһәрләренә хас күренеш.

Иделнең матур ярында – Иерусалим чокыры тамагында Габдрахман коесы урнашкан. Кое тарихы Болгарның ислам динен кабул итүе белән бәйле. Риваятьләр буенча Айдар ханның кызы авырып киткәч, гарәп илләреннән килгән Габдрахман сәхабә, таягын җиргә кагып дога кылуга, шушы урыннан чишмә бәреп чыга. Яңа каен себеркесе белән мунча керүгә, хан кызы Туйбикә савыгып китә. Айдар хан ислам динен кабул итә һәм сәхабәләрнең берсенә үзенең кызын бирә. Шул вакыттан башлап кое Габдрахман сәхабә исемен йөртә башлый.

Болгар патшасы илчелекне ифрат зур тантана белән кабул иткән. Гарәпләр аңа кыйммәтле бүләкләр һәм хәлифәнең яклавы билгесе итеп дәүләт байрагын тапшырганнар. Берничә көннән (җомга көнне) тантаналы төстә гыйбадәт кылганнар, җомга намазы укыганнар. Ике айдан соң, бөтен болгар халкы корылтаен җыеп, шул ук Багдад илчеләре алдында Айдар исламны кабул итүне рәсми төстә бөтен халык исеменнән игълан иткән. Шул рәвешчә, дәүләт дине итеп исламны кабул итү болгар һәм аларга кардәш кабиләләрне берләштерүне төгәлләү чоры, төньякта болгарларның үзәкләштерелгән яңа дәүләтенең – Идел Болгарының тәмам оешып җитү вакыты булып санала.

Болгар дәүләтенең башкаласы Көнчыгыш белән Көнбатышны бәйләүче сәүдә һәм мәдәният үзәгенә әйләнә, биредә төрле илләр халыклары үзләренең мәдәни казанышлары белән дә алмашалар. Илнең төрле халыклар арасында сәүдә үзәгенә әйләнүе исә, тыныч тормыш алып баруны, тулы дин иреген таләп итә, чөнки илнең язмышы, чәчәк атуы, иминлеге шуларга бәйле була. Болгарда төзү эше, һөнәрчелек нык алга китә. Шәһәрләр барлыкка килү белән, акрынлап архитектура үсә башлый, төзү эше киң колач җәя. Кирпечтән һәм ак таштан сарайлар, мәчетләр, җәмәгать мунчалары, хәтта торак йортлар да салганнар. Корылмаларның күп өлеше агачтан була. Металлургия, беренче чиратта, тимер эшкәртү зур үсеш ала. Тимердән күп санлы эш кораллары һәм тормыш-көнкүреш әйберләре: балта, пычкы, чукеч, урак, чалгы, кадак, йозак, кармак һәм башка нәрсәләр ясаганнар. Тимерчеләр арасында сугыш кораллары ясаучылар аеруча дан тоткан.

Болгар илендә хәрби ныгытмалар төзүгә аеруча игътибар бирелгән. Шәһәр һәм кирмәннәр биек җир өемнәре һәм тирән чокырлар белән әйләндереп алынган, өемнәр өстенә ике рәтле имән стена – кура һәм шактый биек башнялар эшләнгән була.

Шәһәр ныгытмасыннан көнбатышка таба берничә күл урнашкан. Шуларның иң матуры – Рабига күле. Аның турында мондый риваять сакланган. Болгар ханының Рабига исемле кызы булган. Аның бөтен тормышы хан сараенда узган. Рабиганың дус кызлары, һәркич урманда җыелышып, әйлән-бәйлән уйный торган булганнар, ә соңыннан аккошларга әверелеп очып йөргәннәр. Көннәрдән беркөнне хан кызы да ахирәтләре белән урманга чыгып киткән. Бу кичне Болгар ханы да ауга чыга һәм урман буенда аккошларны күрә. Ханның җәясеннән ук атылуы белән, аккош сурәтендә кызлар очып китәләр. Тик берсе генә күккә күтәрелә алмый, чөнки аңа ханның угы кадала. Якынга килеп караса, хан үзенең газиз кызын күрә. Кайгыдан ул төне буе елап чыга. Соңыннан бу урында кызлар күз яше кебек чиста һәм ата кешенең кайгысы кебек тирән күл барлыкка килә.

Дөньялар үзгәрә. Тормыш алга бара. Илебездә, республикабызда зур үзгәрешләр… Соңгы елларда безнең районыбызда да бик күп алга китеш бар.

Моңа Болгар дәүләт тарихи-архитектура тыюлыгында барган үзгәрешләр дә йогынты ясый. Болгар күзгә күренеп үзгәрә. Ак мәчет, мәдрәсә, икмәк музее, дөньядагы иң зур, Италиядә эшләнгән, Гиннеслар китабына кертелгән Коръән белән туристларны үзенә тартып тора. Хәзер Болгарда төзү эшләре киң колач белән бара. Төзелеш бер көн дә туктамый дәвам итә: елга порты, килгән кунакларга намаз уку урыннары, Ислам акамедиясе, Кол Гали исемендәге кунакханә төзелде. Музей-тыюлыкта берничә музей ачылды. XIX гасыр ахырында кирпечтән салынган йортта безнең төбәктән чыккан морзалар тормышын чагылдырган экспонатлар куелган «Спас өязе дворяннары» музее ачылды. Биредә Лихачев, Молоствов, Мусин-Пушкиннар гаиләләренең тормыш-көнкүреш предметлары белән танышырга мөмкин.

«Болгарда чәй эчү» музеенда бик күп төрле самоварлар куелган. Экспозициядә чәй культурасының тууы һәм аның урта гасырлардан башлап төбәк тарихы белән бәйләнеше турында мәгълүмат бирелгән. Районыбызның горурлыгы, балаларның яраткан язучысы, Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм әсирлектә дә туган иленә, халкына тугры калган Абдулла Алишка багышланган музейда куелган экспозицияләр язучының фашистларга каршы көрәшен чагылдыра. Музейда язучының гаилә шәҗәрәсе белән дә танышырга мөмкин. «Елгадагы шәһәр» музеендагы экспозиция Спас-Куйбышев-Болгар шәһәре тарихын Идел елгасы белән бәйләнештә ача.

Изге Болгар җирендәге бу матур үзгәрешләр Республикабызның беренче Президенты М.Ш.Шәймиев тырышлыгы белән тормышка ашырыла. Ел саен Ислам дине кабул ителгән көнне тыюлыкта «Изге Болгар җыены» була. Илебезнең төрле почмакларыннан, чит илләрдән бик күп кунаклар килә. Быел ислам дине кабул ителүгә 1099 ел тулды. Бәйрәм тантанасына 20 мең кунак килде, 922 елда Идел болгарларының ислам динен кабул итүенә багышланган тантананы «Истәлек билгесе» музей-күргәзмә комплексы мәйданында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннеханов ачты. Тантанада шулай ук Татарстанның Дәүләт Советы киңәшчесе М.Ш.Шәймиев, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Татарстан Республикасының премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, җитәкчеләр һәм башка кунаклар катнашты.

Болгар Ислам академиясе мәйданында Идел Болгарының ислам динен кабул итүенә 1100 ел тулуны бәйрәм итүгә хәзерлек турында киңәшмә узды. Киңәшмәне Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин алып барды. Фестиваль программасында көрәш буенча Бөтенроссия турниры, Татарстан Республикасы халык сәнгать һөнәрләре күргәзмәсе һәм аларны сату, хәләл продукция ярминкәсе узды. Шулай ук бәйрәм барышында интерактив «Язу тарихы» мәйданы эшләде. Кунаклар урта гасырлар татар язуы, каләме, каллиграфиясе турында мәгълүмат алдылар. Музей-тыюлыкның бөтен корылмалары көн буе кунакларны каршы алды һәм эчтәлекле экскурсияләр үткәрде.

8

7

6

5

4

3

2

1

Люция СӘГЫЙРОВА,

Болгар музей-тыюлыгы методисты.

«Мәйдан» №7, 2021 ел.


Комментарий язарга