Логотип «Мәйдан» журналы

Болай гына түгел...

Болай гына түгел...Болай гынаҖил дә йөрмиҖирнең яшен сөртеп.Болай гына таңнар атамыни?! –Ата алар көн арбасын этеп... Болай гына түгел,Болай гынаНурның көче җитмәс караңгыга.Яз булса ни инде,Көз...

Болай гына түгел...
Болай гына
Җил дә йөрми
Җирнең яшен сөртеп.
Болай гына таңнар атамыни?! –
Ата алар көн арбасын этеп...
 
Болай гына түгел,
Болай гына
Нурның көче җитмәс караңгыга.
Яз булса ни инде,
Көз булса ни?! –
Чолгап алса әгәр кара дөнья.
 
Болай гына түгел.
Болай гына
Иңми җиргә җаннар, ашмый күккә.
Тереклекнең серен ачалмаудан
Саклый күрмик әле
рәнҗеш-үпкә.
 
Болай гына түгел.
Болай гына
Очраштырмый очрак... Аңла шуны.
Сабакташым!..
Күкләр җавап көтә –
Күзне күзгә текәп аңлашуны...
 

Лилия ФӘТТАХОВА


Фото: https://ru.freepik.com/photos/flower'>Flower фото создан(а) wirestock - ru.freepik.com

Комментарийлар