Логотип «Мәйдан» журналы

Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм инвалидлар поездларда май буе бушлай йөри алачак

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итүгә бәйле рәвештә Россия тимер юллары май аенда Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм инвалидларына барлык класс вагоннарында бушлай хезмәт күрсәтәчәк. Б...

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итүгә бәйле рәвештә Россия тимер юллары май аенда Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм инвалидларына барлык класс вагоннарында бушлай хезмәт күрсәтәчәк. Бу хакта Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ветераннарга Россия эчендә барлык ерак араларга йөрүче поездларның «Люкс» вагоннарында бушлай йөрү тәэмин ителәчәк. «Шулай ук акция ерак араларга тиз йөрүче «Сапсан» һәм «Ласточка» поездларында да гамәлдә», - диелә хәбәрдә.
Һәр инвалид һәм Бөек Ватан сугышында катнашкан кеше белән бер озатып баручы бушлай йөри ала. Акция 2019 елның май ае дәвамында гамәлдә булачак.
Түләүсез билетны бүген үк ерак араларга йөрүче поезд кассаларында рәсмиләштерергә була.
Чит ил гражданнарына юл йөрү документларын рәсмиләштерү 1992 елның 1 гыйнварына гамәлдә булган форма буенча СССР тиешле органнары тарафыннан бирелгән таныклык күрсәтү нигезендә башкарыла.
https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/25/183287/

Комментарийлар